Дүрт мәзһәб имамнарының берсе – Имам Шәфигый
Шәфигый Мөхәммәд ибне Идрис әш-Шәфигый һиҗри буенча 150 нче елда Фәләстыйндә Газзә шәһәрендә туа. Ул нәсел-нәсәбе буенча Мәккә әһелләреннән булган, ләкин әтисе үз эшләре буенча Газзәгә килгән. Аңа ике яшь булгач, әтисе вафат була, әнисе янәдән туган җирләренә кайтып китә. Чыгышлары белән алар корәешләрдән булалар, шәҗәрәләре Габдемәнәф аша Пәйгамбәребез галәйһиссәләм нәселе белән тоташа.
Ул Мәккәдә үсә һәм бик иртә укырга өйрәнә. Кайбер чыганакларда 7 яшьтә, һәм кайберләрендә 8 яшьтә Коръән Кәримне яттан өйрәнә. Аннан соң ул Әл-Хәрам мәчетендә дәрес бирүче зур галимнәрдән гыйлем ала. Аның асылдагы укытучысы сәхәбә Ибен Габбас разыяллаһу ганһүнең укучысы Мөслим ибне Халид Әз-Зәнҗи була. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Ибне Габбас өчен аерым махсус дога кылган, Аллаһ Тәгалә аңа Коръәнне хосусый аңлауны бирсен дип. Шуңа күрә Ибне Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) өммәтебез мөфәссирләре арасында иң олугы, аның тәфсире иң мәшһүре булып санала. Имам Шәфигый 15 яшендә фәтвә бирүгә һәм фикыһ буенча сорауларга җавап бирергә рөхсәт ала. Укытучысы аңа рөхсәт биргән.
Аннан соң ул Имам Мәликтән гыйлем алу өчен Мәдинәгә килә. Чөнки ул заманда Имам Мәлик фикыһ һәм хәдис гыйлемнәрендә иң зур галимнәрнең берсе була. Имам Шәфигый аңарда ике дәвер гыйлем ала. Башта Имам Мәлик фәкыйрь була, әмма Имам Шәфигый Гыйракка гыйлем алырга китәргә җыенгач, ул аңа 30 килога якын хөрмә бирә. Ул заманнарда бу бик кыйммәтле ризык иде. Шулай итеп ул укучысына үзенең хөрмәтен күрсәткән.
Беркүпме вакыттан соң ул үзенең укытучысы янына кайта һәм гомеренең ахырына кадәр аның янәшәсендә була. Бу якынча дүрт ел. Икенче тапкыр Мәдинәгә килгәч, Имам Мәлик дәрес биргән вакытта мәчеткә килә. Имам Шәфигый тавышсыз гына кереп бер укучы янына утыра. Имам Мәлик үткән дәрес буенча укучыларына сораулар бирә башлый, ә Имам Шәфигый исә янәшәсендә утырган яшь укучыга дөрес җавапларны әйтеп тора. Укытучы бу укучының бик оста җавап бирүенә гаҗәпләнеп: “Син боларны каян беләсең?” – дип сорый. Ул янәшәсендә җавапны әйтеп торучыга, ягъни Имам Шәфигыйгә ишарәли. Шунда Имам Мәлик үзенең урынын аңа бирә һәм аның дәресне дәвам итүен тели. Шулай итеп ул үзенең укучысына хөрмәтен күрсәткән.
Имам Мәлик вафат булгач, Имам Шәфигый хәлиф Госман разыяЛлаһу ганһүнең оныгына өйләнә. Аның мәшһүрлеге арта бара, дәресләр бирсен һәм гыйлемен арттырсын өчен Йәмән әмире аны үзенә чакыра.
Гыйракта ул Әбү Хәнифә укучыларыннан, Имам Мөхәммәд Шәйбәнидән гыйлем алуын дәвам итә. Ул заманда ислам дөньясында ике төп мәдрәсә бар иде – Хиҗазда, Мәдинәдә һәм Мәккәдә хәдис мәдрәсәсе (мәдрәсә әл-хәдис) һәм Гыйракта фикерләр мәдәрәсәсе (мәдрәсә әр-раэйи). Имам Шәфигый бу мәдрәсәләрнең икесендә дә гыйлем алган. Шуңа күрә аның мәзһәбе Имам Мәлик белән Имам Әбү Хәнифә фикерләрен үз эченә ала.
Имам Мәликтән ул хәдисне тәфсилләп өйрәнүне, аеруча тоташ иснәдле хәдисләрне җентекләп үзләштергән. Имам Шәфигыйгә кадәр фәкыйһләр иснәде өзек булган хәдисләрдән дә файдалана иделәр, ә ул исә андый хәдисләрне дәлил буларак алмаган.
Икенче яктан ул шулай ук Әбү Хәнифәнең укучылары киң кулланган кыястан (чагыштыру) файдаланган. Шуны да истә тотарга кирәк, бу мәзһәбләр сөннәт юлыннан баралар, шуңа күрә аларның кайсыдыр ялгыш юлда дип әйтү дөрес түгел.
Имам Шәфигый гомеренең соңгы көннәрен Мисырда үткәргән һәм шунда вафат булган. Соңгы вакытта ул бик нык авырган. Әмма авыруына карамастан, ул дәресләр бирүен дәвам иткән. Чөнки барча бөек галимнәр дә дингә хезмәт итүне беренче урынга куйганнар. Шуңа күрә аларның мәшһүр укучылары да үзләре кебек олуг галимнәр булып җитешкәннәр.
Шундый укучыларының берсе Имам Әхмәд ибне Хәнбәл. Ул Имам Шәфигыйнең яраткан укучыларыннан булган һәм ул үз мәзһәбенә нигез салган.
Бүгенге көннең галиме Мөхәммәд Зөхәйли әйтүенчә, бу ике галим арасында бер-берсенә карата зур хөрмәт һәм ярату булган. Бу хакта гаҗәеп бер вакыйганы да искә алып китәргә мөмкин. Моны Имам Әхмәднең улы Габдулла сөйләгән. Имам Шәфигый Багдадта булганда, Имам Әхмәд авырган һәм түшәктә яткан. Имам Шәфигый дустының хәлен белергә килгән. Ул киреп керүгә, Имам Әхмәднең хәле авыр булса да, урыныннан торып, укытучысын урынына утырткан һәм үзе мәктәп баласы кебек аның каршына утырган, фикыһ буенча төрле сораулар бирә башлаган.
Сөйләшеп бетергәч, Имам Шәфигый китәргә җыенган. Ул атына атланганда, Имам Әхмәд аның аягына тотынган һәм шул хәлдә аңа ияреп озак кына барган. Икенче бер зур галим аның янына килеп, ни өчен алай эшлисең” – дип сораган. Ул: “Әгәр син дә шулай эшләсәң, син дә файда алыр идең, зур галим утырган атның сулышын сулау да файда бирә, динне аңлауга китерә”, - дип җавап биргән.
Бервакыт Имам Әхмәдтән: “Ни өчен син Имам Шәфигыйнең дәресләрен тыңлыйсың, ә хәдис дәресләренә йөрмисең? Хәдис бит ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сүзләре, ә син исә Имам Шәфигый сүзләрен артыграк күрәсең” – дип сораганнар. Ул болай дип җавап биргән: “Әгәр мөхәддис (хәдис буенча галим) вафат булса, ул ирештергән хәдисләрне аның укучыларыннан ишетергә була. Имам Шәфигый вафат булса, хәдисне ул аңлаган кебек галим дә китәчәк. Ягъни ул хәдисне белүче генә түгел, аны аңлаучы да”.
Шулай ук Имам Әхмәд әйтте: “Әгәр Имам Шәфигый булмаса, ул фикыһны аңламаган булыр иде, кире кагылган һәм кире кагучы хәдисләрне аерырга өйрәнә алмаган булыр иде. Чөнки бер темага караган капма-каршы хәдисләр бар, алар арсында кайсын сайлап алырга? Фәкыйһләр укучыларын нәкъ менә шуңа өйрәткәннәр.
Мәзһәб ул бер галимнең генә фикере дип уйлау дөрес түгел. Мәзһәб ул имамның фикереннән тыш, аның укучыларының һәм башка зур галимнәрнең дә фикере. Меңнәрчә еллар буе дүрт мәзһәб имамнарының укучылары мәзһәбтәге һәрбер кагыйдәне тәфсилләр тикшергәннәр.
Сөннәт – ул хәдис кенә түгел, шул хәдисне галимнәрнең аңлавы да. Билгеле булганча, Имам Шәфигый хәдиснең асылына төшенү өчен күп еллар саф гарәп телен саклап калган бер гарәп кабиләсендә яшәгән. Гарәп теленең асылын өйрәнгән.
Шәфигый мәзһәбе Хәнәфи мәзһәбеннән соң иярүчеләр саны буенча икенче урында тора (иярүчеләр саны якынча 100 млн кеше). Шәфигый мәзһәбе Кавказда, Фәлистыйнда, Ливанда, Мисырда, Гыйракта, Индонезиядә, Согуд Гарәбстанында таралган.