СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!

Зәм-зәм суы: ризык һәм дәва

СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!

Җир йөзендә зәм-зәм суыннан да чистарак башка су юк. Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер дә туктамый ага торган су чыганагы хасил иткән. Хаҗ кылучы мөселманнар зәм-зәм суы эчеп тәннәрен сихәтләндерәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә зәм-зәм суын ризыкка тиң туклыклы һәм күп чирләрдән дәва, дип тасвирлый. Хәзерге чор фәнни ачышларда әлеге суның үзенчәлекле сый­фатлары тәгаенләп ачылып бирелде.

 

Доктор Әхмәт әл-Мөхәндис бер хезмәтендә болай дип белдергән: «Зәм-зәм — иң чиста су. Моны Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы да исбатлады».

Доктор әйткәнчә, зәм-зәм суына ясалган фәнни анализ шуны күрсәтә: әлеге су искиткеч саф, төссез һәм үзенә генә хас хуш исле. Аның составында түбәндәге химик элементлар бар: тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлоридлар, сульфатлар. Та­гын шунысы әһәмиятле: кайбер элементлар нәкъ кирәгенчә аз күләмдә икән.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм медицинасында зәм-зәм суы белән дәвалау хакында да хәбәрләр бар. Ибн Гәббәс (аннан Аллаһ разый булсын) хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дигән: «Зәм-зәм суын эчүче кеше аны ни өчен эчсә, шуны алыр». Икенче бер хәдистә түбәндәгечә әйтелгән: «Җир йөзендә иң яхшы су — зәм-зәм суы. Ул тәмле дә, күп чирләрдән дәва да». Шулай ук Пәйгамбәребез­нең галәйһиссәләм авырулар янына барганда Зәм-зәм суын алуы һәм аларга әлеге суны эчертүе яки зәм-зәм белән өсләреннән бөркүе мәгълүм.

Бер сәхабә әйткән: «Мин 30 көн һәм төн зәм-зәм суыннан башка берни эчмәдем һәм ашамадым. Әмма ачыгу хисе булмады, хәтта тагын да тазарып киттем».

«Пәйгамбәр медицинасы» дигән китапның авторы Ибн әль-Каййим (аңа Аллаһының рәхмәте бул­сын) әйткән: «Башка кешеләр кебек мин дә Зәм-зәм суы белән дәваланып карадым һәм искиткеч нәтиҗәләргә ирештем. Зәм-зәм суын ала идем һәм аның өстенә берничә тапкыр «Фатиха» сүрәсен укый идем һәм ошбу өшкерелгән суны эчә идем. Ошбу ысулны мин бик еш куллана идем һәм Аллаһының Рәхмәте белән бик күп авырулардан сихәтләнә идем».

Соңгы фәнни ачышлар суның катлаулы динамик структура икәнен күрсәтте. Һәр тышкы тәэсир сәбәпле аның стационар хәләте, структурасы, төзе­леше үзгәрә икән. Суның сыйфатына, хәтта фикерләү дә тәэсир итүе ачыкланды. Мәшһүр япон галиме Масару Эмото нанотехнология ысуллары кулланып су белән фәнни тикшеренүләр уздырган. Сүгенү, рок музыка тәэсир иткән суны катырган һәм бик ямь­сез боз ярчыкларын (осколок) күргән. Ә дога укыган судан катырылган боз бик матур, төрле катлаулы кар бөртекләре кебек форма алган.

Масару Эмото Сагуд Гарәбстанында фәнни симпозиумда булган һәм бик күп галимнәр алдында зәм­зәм суы белән дә тәҗрибәләр ясаган һәм зәм-зәм суының сыйфатларын үзгәртеп булмавын ачыклаган. Шул ук вакытта 1 тамчы зәм-зәм 1000 тамчы гади суга өстәлсә, гади су зәм-зәм суы сыйфатларына ия булуын исбатлаган.

Зәм-зәм суы өстендә бисмилләһ, Аллаһ Тәгаләнең исем-сыйфатлары, Коръән аятьләре укылса һәм бу су катырылса, ул гаҗәеп матур кристалларга әверелә.

Масаро Эмотоның Интернетта үз сайты бар. Бу сайтта зәм-зәм суына һәм гади суга бисмилләһ сүзенең, Коръән аятьләренең тәэсире тасвирлана.

Бу фәнни ачышлар Ислам динебездәге гыйбадәтләрнең кеше организмына уңай тәэсир итүенә, Аллаһның чиксез рәхмәтенә тагын бер дәлил булып тора. Кешенең 70 проценты судан тора бит. Мөселман дога, Коръәни-Кәрим аятьләрен, намазлар укып Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешә һәм үз-үзен өшкереп тәнен сихәтләндерә. Әлхәмдулилләһ! Аллаһу Әкбар!

Интернет сайтларда, мәгълү-мат чараларында дөньяви медицина ысуллары көчсез булган вакытта бик күп төрле авыруларны, хәтта яман шешне Зәм-зәм суы белән нәтиҗәле дәвалау очраклары хакында хәбәр ителә.

Тик шуны күздә тотарга кирәк. Зәм-зәм суы белән дәваланганда өч шарт үтәлергә тиеш:

Зәм-зәмне эчүче Аллаһ Тәгаләгә ышанырга тиеш;

Аңа тәвәккәл кылырга;

Һәм аны Аллаһ Тәгалә сихәтләндерүенә шиксез инанырга тиеш.

Зәм-зәм суы озак саклана, бик озак савытта торса да, үз сыйфатларын югалтмый, бозылмый. Хаҗ сәфәренә барган мөселман кардәшләребез Зәм-зәм суын ерак җирләрдән алып кайталар, һәм аның белән башкаларны сыйлыйлар. Ниятләренә карап, бу суны эчүчеләр аның файдасын табалар.

 

Галимә Харисова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....