Пәйгамбәребез ﷺ хәдисендә Солтан Мәхмәд II турында

Пәйгамбәребез ﷺ хәдисендә Солтан Мәхмәд II турында

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм сәхабәләренә хәбәр итеп, киләчәктә алар легендарь һәм ул заманның бөек шәһәре булып саналган Константинопольне яулап алачакларын әйткән.

 

Гасырлар буена мөселманнар өчен бу гамәлгә ашырылмаслык мәсьәлә булып кала, чөнки шәһәр нык итеп сакланучы ярымутрауда урнашкан, коры җир тарафыннан озын стеналар белән камап алынган. Бу стеналар күпме сугышларга каршы торып шәһәрне саклап калган. Өмәйәд хәлифәлеге заманында ул берничә тапкыр мөселман армиясе тарафыннан камалган, ләкин бу камалышлар әлеге мәһабәт стеналарны җимерә алмаган.

13 нче гасырның беренче елларында Көнчыгыш Анадолудагы Төрек бәйлеге буларак нигезләнгән Госманлы дәүләте көчле үсеш алгач, византиялеләрнең иминлеге, шулай ук башкаласы Константинопольнең иминлеге дә янау астында кала. 1451 елда хакимлек итүгә солтан Мәхмәд II нче килә һәм аның хакимлеге заманында госманлылар үзләренең җирләрен Аурупада да, Азиядә дә киңәйтәләр. Бу яуланышлар Константинополь шәһәрен камап алуга сәбәпче була. Солтан Мәхмәд II тәхеткә утыргач, беренче көннәрдә үк бу мәшһүр шәһәрне яулап алу максатын белдерә. Ниһаять шәһәр мөселманнар кулына күчә. Солтан Мәхмәд II Константинопольдән төньяк тарафына корабльләрнең шәһәргә керү һәм чыгу хәрәкәтләрен күзәтеп тору өчен Босфор бугазлыгында кальгә төзергә әмер бирә. Солтан Мәхмәд II Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хөрмәтенә, мөселманнарга Константинопольдә җиңү яулау хәбәрен алдан белдергән өчен, Босфор бугазлыгындагы кальгәне өстән караганда гарәп хәрефләре белән язылган “Мөхәммәд” исеме формасында төзетә.

1453 нче елның 1 апрелендә йөз меңлек Госманлы армиясе солтан Мәхмәд II җитәкчелегендә Константинополь стеналарына кадәр килеп җитә. Алар каршында барлыкка килгән картина бик куркыныч: Константинопольнең эчке яктагы стеналарының калынлыгы 5 метр, озынлыгы 12 метр була. Эчке стеналардан тыш, шулай ук 20 метр ераклыкта камап алган тышкы стеналар да бар, аларның калынлыгы 2 метр, озынлыгы 8,5 метр. Бу стеналар бер генә тапкыр да ватылмаган, тарихлар буена нык, күп кенә сугышларга каршы тора алган, шулай ук госманлыларга да каршы торган һәм Өмәйәд хәлифәлеге заманында да (600 нче еллардан ук Мөгавия хәлифәлеге заманнарында) шәһәрне саклап калган стеналар.

Моның өстенә стеналарның шундый ныклыгыннан тыш, византиялеләр шәһәрнең төньягында зур булмаган бухтадагы алтын мөгезгә урнаштырылган зур тимер чылбырлар куйганнар. Шәһәрнең төньяк тарафыннан су аша бәреп кермәсеннәр өчен бу чылбыр хәрби корабльләргәр киртә булып торган. Византиялеләр сугыш башлануга әзерлекле һәм бөтен яктан да ныклы саклау астында. Сан ягыннан күп булган һәм яхшы коралланган госманлы армиясе булуга карамастан, византиялеләр җиңүне яулап алуларына тулысынча инанганнар. Италия шәһәре Геноадан тагын да яхшырак ышанычлырак терәк өчен командирлар үзләренең отрядлары белән килеп кушылгач, аларның ышанычлары тагын да арта.

Солтан Мәхмәд II камалышта калучыларга сугышсыз гына иминлек белән, гомерләрен, гаиләләрен һәм хакимлекләрен саклап калып бирелергә тәкъдим итә. Ләкин император Константин XI аның тәкъдименнән баш тарта. 1453 елның 6 апрелендә Мәхмәд II шәһәргә һөҗүм итә. Госманлы дәүләтенең бөтен тырышлыкларына һәм омтылышларына карамастан, ул заманның иң куркыныч ядрәләрен кулланмыйча алар бер атналап сугышалар.

22 апрельдә Мәхмәт II хәрби флотны коры җиргә күчерергә әмер итә һәм шулай итеп алар алтын чылбырны әйләнеп алалар. Бер төн эчендә 72 корабль чылбырны әйләнеп чыгып коры җир аша Алтын мөгезгә күчерелә. Шулай итеп бу корабльләр шәһәрнең төньяк тарафыннан зур куркыныч буларак яныйлар.

Византиялеләр тиздән шәһәр өчен сугыш бетә һәм госманлы армиясе менә-менә өскә чыга дип уйлыйлар. 1453 елның 28 май көнендә Мәхмәд II җиңү өчен шөкер итеп Аллаһка гыйбадәт кылуда үткәрү өчен бөтен һөҗүмнәрне туктата. Икенче көнне 29 майда аның армиясе шәһәрнең төньяк стеналарына һөҗүм итеп үзенең соңгы сугышын башлый, икенче көннең кояшы чыкканчы стеналар ватылалар һәм шәһәр яулап алына.

Әмма дә ләкин тагын да әһәмиятлерәк булган бу тарихи вакыйгалардан берсе, солтан Мәхмәд икенченең җиңелгән византиялеләргә карата мөнәсәбәте. Ул тынычлыкта яшәгән бер генә кешене дә үтертми, аларны налоглардан азат итеп Константинопольдә калырга чакыра. Шәһәрдәге Грек ортодаксаль патриархатны калдыра, аларга үзенең хакимлеге астында насара (христиан) халкы белән идарә итү мөмкинчелеген бирә. Шул ук вакытта бөтен Аурупа өчен дини сабырлык идеясе чит әйбер булып торганда, солтан Мәхмәд икенче Ислам дине принципларына таянып башка дин әһелләренә үз диннәрен тоту хокукларын бирә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәдисендә бу солтан турында әйткән: “... никадәр күркәм бу әмир, һәм никадәр күркәм Константинопольне яулап алган армия”.

Солтан Мәхмәд II сугышны алып барудагы таланты һәм мөселман әмиренең күркәм сыйфатлары сәбәпле ул “әл-Фәтих” яки “яулаучы” исемнәренә ия була.

 

Алмаз Сәйфетдин

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)   Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...