Мөхәммәд Ширвәни чыгышы белән Кавказдан булган төрек табибы

Мөхәммәд Ширвәни чыгышы белән Кавказдан булган төрек табибы

Мөхәммәд Ширвәни чыгышы белән Кавказдан булган төрек табибы

15 нче гасырда яшәгән Мөхәммәд Ширвәни нисбәте буенча мәшһүр төрек табибы – чыгышы буенча Ширван шәһәреннән. Ләкин тормышы турында без аның китапларында зикер ителгән кайбер искәртмәләр аша гына белә алабыз. Тәфсилләп язылган биографиясе юк. Нисбәте буенча ул яисә Ширванда туган, яисә тумышы белән бу шәһәрдән булган гаиләдән чыккан. Ширван шәһәре бүгенге көндә Әзербәйҗан җирлегенә керә. 

 

Аннан соң ул үзе яисә аның гаиләсе Азиягә киләләр. Кайбер тарихи тормыш вакыйгалары турында без аның әсәрләреннән генә белә алабыз. Ул”Җәүһәр-нәма” әсәрендә болай дип яза, дини һәм табигый фәннәрне өйрәнгәч, Анатолиядә табиплык эше белән шөгыльләнә башлый. “Тухфа-и Муради” әсәрендә галим хәбәр итүенчә, төрек солтаны Морад 2нченең сараенда хезмәт итә һәм бу әмиргә мактаулы шигырьләр сөйли. Ул шулай ук Мәхмүд 1нчегә бурычлымын, дип яза. “Тухфа-и Муради” әсәрен Ширвани Бурсада язган булгач, димәк, ул тормышының соңгы минутларына кадәр бу шәһәрдә яшәгән.

1438 нче елда тәмамланган “Муршид” дип аталган соңгы китабын ул бөтен мәшһүр кешеләргә багышлый, ләкин Мәхмәд 2нчене искә алмый. Шуннан чыгып, ул якынча 1438-1451 еллар арасында вафат булган.

Мөхәммәд Ширвани төрек медицинасының әүвәлге чорында иң мәшһүр авторы була. Төрле китапханәләрдә аның дини, тыйбби, дарулар, кыйммәте ташлар, үлчәм, ашарга пешерү буенча китаплары саклана.

Аның бер өлеше гарәп телендә, ә калганнры төрек телендә язылган. Ширвани тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнгән, гарәп һәм фарсы телләреннән кыйммәтле медицина хезмәтләрен тәрҗемә иткән.

Галимнең иң мәшһүр әсәре “Мөршид” дип атала. Бу китап госманлы дәүләте чорында төрек телендә язылган күз авыруларына багышланган иң күләмле әсәр булып санала.  Әсәр 3 томнан тора.  Беренче томында күзнең анатомиясе өйрәнелә, икенче томында – күз авырулары, ә өченче томында – бу авыруларны дәвалау өчен файдаланыла торган дарулар турында язылган.

Шулай ук аның кыйммәтле ташларга багышланган әсәре дә мәшһүрлек ала. Шуларның берсе “Җәүһәр-намә” дип атала. Тунис галиме Тифашиның (1253 елда үлгән) мәшһүр хезмәтеннән алынган мәгълуматлар тулыландырылган һәм Тимурташ Умур бәй әмере буенча 1427 нче елда бастырылган. Соңрак “Җәүһәр-намә”не эшкәртеп, аны киңәйтеп һәм телен гадиләштереп, Ширвани 1430 елда “Тухфа-и Муради” исеме астында бастыра һәм ул бу китапны солтан Морад 2нчегә багышлый. Бу мәшһүр китапта кыйммәтле ташлар, көч бирә торган дарулар, хушбуйлар турында мәгълуматлар китерелә. “Мөршид” һәм “Тухфа-и муради” китаплары бүгенге көндә дә Төркиядә бастырыла.

Мәхмәд 1нче солтанга багышланган китап “Солтания” профилактик медицина сорауларына кагыла. Моннан тыш бу хезмәт шул заманның гадәти көнкүреш тормышын яктыртучы ризыклар, эчемлекләр, киемнәр турындагы темаларны да яктырта. Шулай ук аның эчәк анатомиясен һәм бу әгъзаның авырулары турында аңлатучы трактаты да бар. “Мифтәх ән-нәҗәт бимә йәнфәтиху биһи әбуәб әл-бирри вәс-сәгадәт” хезмәте батыни (яшерен) гыйлемнәр күзлегеннән каралган кайбер аятьләрне һәм аларның тәфсирләрен китерә.

 

Гөләндәм Әхмәтҗанова

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Теләче районында мөселманнар очрашуы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашулар алып барды. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар,...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...


Балага дини тәрбия бирү – киләчәкнең уңышлы җимеше

Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең галәйһиссәлам хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы әманәт. Һәм аның җаваплылыгы бик зур.   Аллаһы Тәгалә “Та-һа” сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: “Ий Мөхәммәд!...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...