Гасыр мулласы – Габделхак хәзрәт Саматов

Гасыр мулласы – Габделхак хәзрәт Саматов

Гасыр мулласы – Габделхак хәзрәт Саматов

Динебезгә, татар милләтенә зур афәтләр, һәлакәтләр китергән динсезлек дәвере, ниһаять, төгәлләнеп килә. Авыр вакытларда да халкыбызда динне сакларга омтылучы ихлас диндарлар табылды.

 

Төрле кысуларга, янауларга да карамастан, алар халыкны ислам дине белән таныштырды, иман нурын таратты. Шул фидакарьләр арасында Габделхак хәзрәт Саматов та бар. Исеме дә җисеменә туры килгән ләбаса. “Габдел” сүзе гарәпчәдән Аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе, “Хак” – чын, хак, дөреслек мәгьнәләрен аңлата. Кыйбланы алыштырмыйча, шушы исемгә лаек булып яшәү Саматовлар гаиләсендә исламның әһәмиятле урында булуына ачык дәлил.

Габделхак хәзрәт Саматовка дин әһеле буларак Татарстанда һәм төрле төбәкләрдә диннең күтәрелеп китүе өчен шактый гамәлләр кылырга язган. Ул авыр елларда да күпме кешене иманлы, кыйблалы итеп, халкыбызның рухый мирасын сакларга тырышты. Югарыдан кисәтүләргә карамастан, күп мәшәкатьләр белән Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге “Мир-Араб” мәдрәсәсендә дини гыйлем ала алды. 1980 нче елда аны Казанның Мәрҗани мәчетенә имам итеп куйдылар.

Ул галим, имам-хатыйб, казый, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен оештыручы һәм аның беренче директоры, мөгаллиме һәм тәрбиячесе дә әле. Ислам диненә, милли тарихка кагылышлы, шәригать хөкемнәре буенча күп төрле сорауларга җитди җаваплар тупланган китапларның авторы да ул иде. Дин, милләт, халык өчен көрәшкә һәрчак әзер иде. Әмма хәзрәтебез Татарстанда баш мөхтәсибәтнең идарә башлыгы вазыйфаларын үтәгән чакта халыкларны сабырлыкка, тынычлыкка чакырды, беркайчан да сәяси сугыш-талашларда катнашмады, һәрвакыт төрле каршылык һөҗүмнәренә сабырлык белән җавап бирде. Татарстанда аерым яшәп килгән диния нәзарәтләре берләшкәч, халык имамнары Габделхак хәзрәтне берләшкән Диния нәзарәтенә Баш казый итеп сайлап куйды.

Татарстанның Баш казые вазыйфасын үтәгәндә, Габделхак хәзрәт “Баш казый хөкемнәре” дигән дини аңлатмалар әзерләде. Ул текстлар югары сыйфатлы илаһият казанышлары булып тора. Остазыбыз гаҗәеп китаплар язып калдырды. “Сорау-җавап” китабын карагыз сез, гади халык, дин белән кызыксыну һәркем аңларлык итеп бирелгән андагы җаваплар. Ә “Шәригать” дигән өч томлык китабы халкыбызга нинди зур белем хәзинәсе булып иреште. “Милләтебездә ислам дине” китабы милләтебезнең ислам динен кабул иткәннән башлап бүгенге көнгә кадәр булган дин әһелләрен барлап язган искиткеч бай мәгълүматлы тарихый яктан бәһасез хезмәт. Хәзрәтнең ислам динебез кушканча яшәргә теләүчеләргә кушыла торган исемнәр хакындагы китабы һәм башка китаплары да киләчәк буыннарга өстәл китабы булырлык хәзинә. “Дөреслектә галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары һәм галимнәр мирас итеп дирһәм дә, динар да калдырмыйлар, ә гыйлемне мирас итеп калдыралар”, – диелә бит хәдистә дә.

Габделхак хәзрәтнең иң соклангыч сыйфатлары – аның түбәнчелекле, ләкин батыр булуы. Аллаһ диненә мәхәббәте шулкадәр көчле, Коръәни-Кәримне бик олылый иде. Мәҗлесләрдә сәгатьләр буе вәгазь сөйли, халык аны тыңлап туймый иде. Ул гомере буе халыкта Аллаһка, Аллаһның хак илчесенә, динебезгә мәхәббәт тәрбияләде.

Мәшһүр шәхес Габделхак хәзрәт Саматов безгә үзеннән соң зур мирас калдырды. Сүзем Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә турында.

Габделхак хәзрәт Саматов 1990 нчы елда Чистай шәһәрендә мәдрәсә ачуга ирешә. Чистайда бер ел укыткач, мәдрәсәнең башкалабызда булуын теләп, үзенең шәкертләре белән Казанга күчә. Мәдрәсә ”Кабан арты” мәчетендә урнаша һәм шулай итеп, 1991-1992 нче уку елы Казанда башланып китә... Ә инде 1998 нче елда мәдрәсә Яңа татар бистәсендәге Ал мәчет бинасына күчә һәм 1998-1999 нчы уку елын ошбу мәчеттә башлап җибәрә һәм бүген дә шул урында эшләвен дәвам итә. Моны хөрмәтле Габделхак хәзрәтебезнең батырлыгы дими ни дисең?!

Күренекле дин галиме, энциклопедист, мәгърифәтче Шиһабеддин Мәрҗани үзенең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабында ислам тәгълиматының әһәмияте турында болай ди:

“Гыйлем һәм мәгърифәт белән шөгыльләнү, акыл белемен һәм камиллекне өйрәнү һәр сәламәт акыл, аек аң каршында, һичшиксез, кирәкле сыйфат, ә бу өлкәдә тырышлык һәм бер-беренә киң ярдәм күрсәтү, берсүзсез, күркәм эш. Зирәк шәхесләр һәм акыл ияләре карашынча, хаклыгы ачык гыйлем – ул иң кадерле сыйфатларның берсе, камиллекнең иң мактаулысы, ә гыйлем өйрәнү – рәхәтлекнең һәм бәхетнең иң югары дәрәҗәсе икәнлеге ачык”.

...Бу сүзләр, әйтерсең лә, остазыбыз, мәгърифәтче, галим, сәясәтче Габделхак хәзрәт Саматовны күздә тотып язылган.

 

Ибраһим хәзрәт Шамилов

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...