Пәйгамбәребез галәйһиссәлам заманындагы мәшһүр шагыйрьләр

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам заманындагы мәшһүр шагыйрьләр

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам заманындагы мәшһүр шагыйрьләр

Һәркемгә дә билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссләламне күргән һәм тәүхидкә өндәп Аллаһка инанучылар, Мөхәммәд галәйһиссәламнең илчелегн раслаучылар һәм һәрвакыт аның янәшәсендә булучыларны сәхабәләр – Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең иярченнәре дип аталганнар.

 

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аларга сәләтләренә һәм тәҗрибәләренә карап дин юлында хезмәт итәргә әмер итте. Кайбер сәхабәләр кыюлыклары белән мәшһүр булдылар, кайберләре Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вафатыннан соң Ислам динен яклап һәм аны төрле халыклар арасында бөтен дөньяга таратуда зур өлешләрен керттеләр.  Алар арасында ун сәхабәне Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу дөньяда яшәгәндә үк Җәннәткә лаек  булулары белән шатландырды. Шулай ук үзләренең аерым сәләтләре һәм махсус сыйфатлары белән мәшһүр булган сәхабәләр – шагыйрьләр дә булган. Алар “Пәйгамбәр шагыйрьләре” исеме белән мәшһүрлек яулаганнар. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләамне мактап мәдхияләр, Мөхәммәд галәйһиссәламне мыскылларга тырышкан кәферләрнең ялганнарын фаш итүче шигырьләр язганнар. Алар өчәү булган – Хәсән бин Сәбит, Кәгеб бин Мәлик, Габдулла бин Равах (Аллаһ алардан разый булсын). Алар барысы да Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр халык арасында камил гарәп телен белүче һәм остателлелеккә ия булучы  шагрыйь булып танылган.

Хәсән бин Сәбит озак яшәүче сәхабәләрнең берсе – ул 120 ел гомер иткән. 60 яшенә кадәр җаһиллектә яшәгәч, ул Пәйгамбәребез галәйһиссәламне очрата һәм Ислам динен кабул итә. Калган 60 ел гомерен Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә мәдхияләр язуга багышлый. Ул үзенең остателлелегеннән файдаланып Исламны мәҗүсиләрдән яклап төрле әсәрләр иҗат итә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аны бик яраткан һәм ул да Пәйгамбәребезне бик сөйгән. Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә багышлап язган бер мәдхиясе “Бурда” дип атала. Бу әсәр Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең плащы турында, соңрак ул бөтен мөселман дөньясына киң тарала. Кәферләр Хәсән бин Сәбиттән ничек булса да читләшергә тырышканнар.

Икенче сәхабә – Кәгеб бин Мәлик (Аллаһ аңардан разый булсын). Ул мөселманнар сугышында батырлыгы белән дан казанган һәм “сугыш шагыйре” буларак мәшһүр булган. Дин юлында ул кәферләргә каршы кораллы сугышчы буларак кына түгел, үзенең остателлелеге һәм шагыйрьлек осталыгы белән дә каршы торган. Күп кенә сугышларда Пәйгамбәребез галәйһиссәлам белән бергә булганда ул мөселманнарның батырлыгы турында матур эпослар язган. Узенең әсәрләрендә кәферләрнең адашуы һәм аларның хаталары турында ачыктан-ачык әйткән. Кәгеб бин Мәлик вафат булгач, Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам аны югалтудан сагышланган.

Өченче сәхабә – Габдулла бин Равах (Аллаһ аңардан разый булсын). Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аны “җырлаучы мөҗәһид” дип атаган. Ул да шулай ук бик күп сугышларда катнашкан һәм үзенең остателлелеге белән сугышчыларның һәм бөтен мөселманнарның рухын күтәргән. Аның шигырьләре кәферләргә каршы торуда кылычтан да көчлерәк булган. Аның мәшһүр бер гамәле – Бәдер сугышында дошманга бергә-бер каршы чыгуы. Ул бу дөньядан киткәч, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аның өчен Аллаһның рәхмәтен сорап дога кылган.

Габдулла бин Равах шулай ук 30 хәдис риваять иткән һәм шулай итеп Ислам тарихына кереп калган.

Сәхабәләр арасында хосусый сыйфатлары һәм остателлелекләре белән аерылып торган бу сәхабәләр – шагыйрьләр Ислам тарихында үзләренең эзләрен калдырганнар. Димәк бу шуны аңлата, сөннәткә ияреп, Аллаһка гыйбадәт кылып, кешелекле, әдәпле, әдәбиятны киң тараткан, төрле яктан ачылган шәхесләр бар.

 

Рәхмәтулла Ибәтов

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Теләче районында мөселманнар очрашуы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашулар алып барды. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар,...


Дельфиннар турында кызыклы мәгълүмат

Дельфиннарның акыллы җан ияләре булуы турында бик күп материал язылган, әмма шуңа да карамастан, алар галимнәрне һаман да гаҗәпләндерә. Күптән түгел генә билгеле булганча, дельфиннар, кешеләр кебек үк, «эш коралы» кулланалар. Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс Университеты галимнәре...


Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә бу уңайдан шулай ук чара узды. Фәләстыйн халкына...


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...