Ислам дөньясында китап тышлыгы сәнгате ничек үсеш алган

Ислам дөньясында китап тышлыгы сәнгате ничек үсеш алган

Мөселманнар өчен изге китап булган Коръәнне матур итеп бизәргә омтылыш ислам дөньясында тора-бара китап тышлау сәнгатенә китерә һәм аеруча зур үсеш ала. Ул заманнарда Аурупада китап тышлыклары чагыштырмача бик гади булган.

Дини гыйлем язылган кулъязмаларны, аеруча Коръән Кәримне фиксацияләүгә ихтыяҗлык Ислам дөньясында китап тышлау сәнгате барлыкка китерә. Коръән Кәрим иң мөхтәрәм Аллаһ сүзләре булганга, мөселманнар аны бизәүгә, шулай ук тышлыгын зиннәтләргә аерым игътибар биргәннәр, шуңа күрә дә бу эш бер сәнгать булып юл алган. Ислам дине китапларының аеруча бер үзенчәлеге буларак тышлыктагы клапан бер яктан китапның битләрен сакласа, икенче яктан кыстыргыч булып хезмәт иткән. Монда мөселман сәнгатенең нечкәлекле үзенчәлеге бигрәк тә күзгә чагыла.

Иң беренче булып ясалган Ислам дине китапларының тышлыгының үрнәкләре Мисырда һәм Туниста табылган. Бәлки алар Тулунидлар чорына (868-905) кайтып каладыр. Ислам дөньясында китап тышлауның иң беренче чаткылары Хорасан, әл-Җәзирә һәм Гыйрак илләрендә күренгән.

Кулъязмаларны һәм аларның тышлыкларын пергаменттан ясау чиктән тыш күп көч таләп итүче сәнгать булган. Соңрак, мәмлүкләр чорында Мисырда, Әндәлүстә һәм Төньяк Африка илләрендә китап тышлаучылар техникасы һәм копт насаралары сәнгатенең көчле йогынтысы астында булалар. Нәкъ бу заманда кул осталары күнне алтын белән бизәргә өйрәнәләр.

X-XIII гасырларда ясалган мөселманнарның китап тышлыклары аеруча охшашлыкны күрсәтә. Бу шулай ук XIV йөзъеллыгында да дәвам иткән.

Ислам дөньясы киң таралу сәбәпле, төрле материаллар һәм төрле сәнгать техникасы кулланыла башлаган, ә тышлыклар тагын да катлаулырак итеп ясалган. Аерым бер өлкәләрнең китап тышлыкларының үз үзенчәлекләре булган, гарәпләр күнне артыграк күргәннәр, Иранда сусаль алтыннан чәчәкләп бизәкләр белән лакланган тышлыклар ясалган, ә инде Малайзия кулъязмаларында ул җирлектәге үсентеләрнең элементлары кулланылып ясалган орнаментлар тукымага төшерелгән.

XV-XVI гасырларда ислам дөньясы китап тышлау сәнгатенең үсешендә иң югары үсеш ноктасына ирешә.

Фарсылар папье-машедан ясалган һәм лак белән капланган тышлыкны көндәлек гадәткә кертәләр. Иранда дини кулъязмаларны бизәгәндә тере мәхлукларның сурәтен төшерү тыелган булса да, дөньяви китапларда бу алай катгый булмаган. Бай кешеләр китап тышлауның чыгымнарын үз өсләренә алган һәм кул осталарына үзләренең сурәтләрен тышлыкта бастыруны йөкләгәннәр. Мәсәлән, Каҗарлар буыны чорында китап тышлыкларында Фәтех Гали шаһ кебек әмирләрнең сурәте ясалган. Бу кыйммәтле эш булып саналган, шуңа күрә моны бары тик бай кешеләр генә эшләтә алган.

Госманлы империясендә китап тышлау зур үсеш алган. Солтаннар Гераттан, Тәбриздән, Каһирәдән һәм Дәмәшыкътан иң яхшы рәссамнарны һәм китап төпләүчеләрне чакыртканнар

Сәнәгать һәм сәүдә чорында классик китап төпләү сәнгате таркалышка килә. Китапның үзбәясен түбәнәйтеп, тиражын арттыру күпләп бастыруны таләп итә. Шуңа күрә китапның тышлыгы да гадиләштерелгән.

Шулай булса да, бүгенге көндә дә китап тышлауның мөселманча классик сәнгатен дәвам итүче кул осталары бар. Мәсәлән, Төркиядә Ислам Сечен бу сәнгатьне саклап калу өчен күп көч түккән. Стамбулдагы Мимар Синан исемендәге гүзәл сәнгать Университетында китап тышлау сәнгате бүлеге әле дә эшләп килә.

Гөләндәм Әхмәтҗанова

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...