Афинада Госманлы дәүләтенең биш тарихи истәлекле урыны

Афинада Госманлы дәүләтенең биш тарихи истәлекле урыны

Соңгы елларда Греция хөкүмәте Якын Көнчыгыш сәяхәтчеләренең игътибарын җәлеп итү максатыннан, госманлы мирасының биналарын яңарту белән актив шөгыльләнә.

 

1458–1821 елларда Греция мөстәкыйльлеген игълан иткән чорда Афина Госманлы дәүләтенең хакимлеге астында була (1678–1688 елларда ул Венеция хакимияте асытнда булып ала). 19 һәм20 нче гасырларда Госманлылар белән греклар арасындагы озакка сузылган һәм еш булган сугышлар бик аяныч мирас калдыра һәм бу вакыйгалар госманлы архитектурасының җимерелүенә сәбәпче була.

Грециянең төньяк-көнбатыш өлешендә, илнең азчылык өлеше булып саналган мөселманнар яшәгән урында – төрекләр, помаклар, ромнар, мәчетләр һәм башка ислам дине истәлекләре госманлы дәүләте заманы өчен гадәти күренеш. Ләкин дәүләтнең күп кенә өлкәләрендә Госманлы дәүләтенең символы юк ителгән яисә үзгәртелгән. Кайбер тарихи биналар бары тик гамәлгә яраклы булганга гына калдырылган.

Госманлы-грек тарихы буенча эзләнүче галим Димитрис Лупис фикеренчә, 1990 нче еллардан госманлы һәйкәлләре елдан-ел күбрәк торгызыла. Һәм бу “төрле эпохалардагы һәйкәлләрне саклау ягына юнәлтелгән дәүләт идеологясенең” үсешен чагылдыра. Аның сүзләре буенча, илнең төньяк өлкәләрендә Греция 10 ел эчендә алынган мөстәкыйльлек вакытында күп кенә госманлы дини һәм заманча биналар сакланып кала. Ил буенча биналарны яңарту өстендә эшләгән Лупис болай дигән: “Кызганычкуа каршы, хәтта бүген дә тарихи биналар шәхсән аерым кешеләр кулларында, ләкин дәүләт тарафыннан алар барысы да сатып алыначак”.

 

Афинадагы мәчетләр һәм мәдрәсәләр

Ни генә булмасын, сәяхәтчеләр бүгенге көндә дә Афинада кеше күзеннән яшереп сакланган грек иленең Ислам дөньясы һәм Госманлы дәүләте белән булган тарихи бәйләнешләрне раслаучы урыннарны, ядкәрьләрне таба алалар.

Николас Ниолаидис – тарихчы, Балкан тарихы буенча эзләнүче һәм Госманлы дәүләтенең Афинадаы сакланып калган тарихи һәйкәлләр буенча экскурсияләр үткәрүче әйтүенчә: “Бүгенге көндә бу истәлекле биналарның берсе генә дә беренче максат итеп төзелгән хезмәтен үтәми”.

2022 елда Грек милли сәяхәт оешмасы Wego онлайн-мәйданы белән сәяхәтләр оештыру өчен берләшә. Бу Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләреннән сәяхәтчеләрне китерү өчен эшләнелә. Wego мәгълуматлары буенча, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүчеләр Грецияне зиярат итү белән кызыксыналар.

 

Цистаракис мәчете

1759 елда төзелгән, госманлы губернаторы Мостафа Ага Цистаракис хөрмәтенә шулай аталган. Дини бина бүгенге көндә дә Монастираки мәйданында – сәяхәтчеләр еш була торган урында урнашкан. Легенда буенча, мәчетне төзегәндә Цистаракис борынгы грек гыйбадәтханәсенең баганасын кулланган. Ул солтанның гыйбадәтханәләргә һәм һәйкәлләргә кагылмаска дигән әмерен бозган. Бу җирлектә яшәүчеләрнең ачуларын басу өчен солтан Цистаракисны сөргенгә җибәрә, соңрак аны үтерәләр. Грециянең Госманлы дәүләтеннән аерылып чыгу өчен сугышы башланганчыга кадәр бу мәчет намаз укый торган урын булып кала. 1821 елда Греция мөстәкыйльлек алгач, бу мәчет хәрби казарма, склад һәм төрмә буларак файладанылган. Манарасы 1839-1843 елларда җимерелә дип фаразлана.

 20 нче гасыр башында мәчет музей була. Аннан соң 1966 елда Сагуд патша хакимлек итүдән азат ителеп, Грециягә сөргенлеккә җибәрелгән вакытта бу бина патша өчен намаз уку урыны буларак файдаланыла. Бүгенге көндә Цистаракис мәчете сәяхәтчеләр өчен мәшһүр истәлекле урын булып тора.

 

Иске мәдрәсә капкасы

1721 елда госманлы чорында төзелгән мәдрәсә яисә ислам мәктәбе, шәһәрнең зур дәрәҗәле мөселман хезмәткәрләренең җыелу урыны булган. Мәктәпнең киң ишегалды һәм торак биналары бар. 1821 елда Грециянең Госманлы дәүләтеннән аерылып чыгу өчен барган сугыш вакытында мәдрәсәнең зуррак өлеше җимерелә. Аннары бу бинаны үзгәртеп төзиләр һәм төрмә буларак кулланалар. Соңрак төрмә ябылган һәм мәдрәсәнең астыннан рим руиннары казып алыну сәбәпле бинага зарар килә. Бүгенге көндә сәяхәтчеләр Иске мәдрәсә капкасын карарга килә алалар. Капканың таш аркасы һәм агач ишеге сакланып калган, бөек булып үскән агачлар белән камап алынган.

 

Фәтхия мәчете

Афинаның борынгы Агорасында урнашкан, Цистаракис мәчетеннән ерак булмаган Фәтхия мәчете яисә “Яулау мәчете” 2017 елда күрергә килүчеләр өчен ачылган. Афинада госманлы хөкүмәте урнашкач, христиан рәйханы хәрәбәләре өстенә төзелгән элеккеге чиркәү мәчет итеп үзгәртелгән. Аннан соң 17 гасыр ахырында венецианлылар Афина белән хакимлек иткән вакытта, мәчетне беркүпме вакытка чиркәүгә әйләндергәннәр. Греция мөстәкыйльлек алгач, бу бинаның вазифасы үзгәртелә. Ул мәктәп, хәрби казарма, төрмә һәм хәрби икмәк пешерү йорты буларак кулланыла. 20 нче гасыр башында Агора һәм Акрополь казылмалары вакытында табылган артефактлар саклау урынына әйләнә. 2010 елда Греция хакимлеге бу урынны торгызырга карар кыла. 2013 елда Грециянең Үзәк археологик киңәшмәсе бинаны яңартырга рөхсәт итә.

 

Җил коенлыгы

Госманлы дәүләте чорында борынгы Агорадан ерак булмаган урында хаммам буларак төзелгән җил коенлыгы шәһәрдә бердәнбер сакланып калган тарихи мунча. Бинаның төзелгән датасы төгәл билгеле түгел. Кайчандыр Габид әфәнде Хаммам исемен йөрткән, бу бина гадәти мунча вазыйфасын үтәгән, ирләр һәм хатыннар өчен төрле вакыт билгеләнгән. Төзелеше берничә тапкыр алмаштырылган, грек хакимияте мәгълуматы буенча, мунча буларак 1965 елга кадәр кулланылган. Соңрак бина яңартылган һәм яңа грек мәдәнияте музее күзәтүе астына бирелгән. 1998 елдан алып ул күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар үткәрү урыны булып хезмәт итә.

 

Шәфәгать Хәбибуллин

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...