“Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчысы”

“Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчысы”
Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар.
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!

Р.Фәйзуллин

Тарих һәм халык... Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Һәр ил, шәһәр, авылның, хәтта аерым бер нәселнең үзенчәлекле үткәне, тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар. Әйе, зирәк булган өлкәннәр – буыннар чылбырын өзелмәслек нык җепләр белән бәйләргә тырышканнар.

Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.

Нәсел-ыру тарихы белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларда күзәтелгән. Шәҗәрәләр белән шөгыльләнү һәм аны белү төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда киң таралган. Шәҗәрәләр белү әле язу белән таныш булмаган гасырларда ук күп халыкларга мәгълүм була. Галимнәрнең язуларына караганда, Тын океан утрауларында яшәүче халыкларда хәтта 80 буынгача нәсел тарихларын белгән кешеләр бар икән. Иң элеккеге шәҗәрәләр күпмедер дәрәҗәдә энциклопедик характерда була: аларда тарихи мәгълүматлар белән беррәттән халыкның көнкүреше, гореф-гадәте, фольклор – авыз иҗаты да чагылган.

Татарлар шәҗәрәсе тарихы 16нчы гасырларда башлана. Язма шәҗәрәләр Мәскәүгә хезмәткә күчкән татар морзаларының төп юридик документлары булып саналган һәм алар дәүләт архивларына туплана барганнар. Шулай итеп, татар югары катлаулары гаиләләрендә шәхси нәсел тарихлары язылган кулъязмалар булган.

Татар шәҗәрәләре халкыбызның тарихына зур ачыклык кертә. Генеалогик чыганакларны җыеп караганда, алар аша тарих баскычларын бик төгәл күзаллап була. Әнә шулай тупланган язмаларның бер өлеше Нугай Урдасы, Казан ханлыгы һ.б. турында кыйммәтле мәгълүмат бирәләр. Татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим, филология фәннәре кандидаты М.Әхмәтҗанов язганча, “... нәсел шәҗәрәләре дөньяда исән калган барлык татарларның кан кардәшлеген раслаучы документлар җыентыгы ул. Бу документлар татар халкының башыннан күп фаҗигале хәлләр узуын раслап торалар”. Кыйммәтле кулъязмалар Дәшти Кыпчак халкы, Нугай, Казан, Кырым, Хан Кирмән язмышлары хакында, инкыйраз дәверләре турында тәфсилләп сөйли.

Генеалогик тамырлары гасырлар төпкеленнән, Борынгы Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан билгеле булган нәселләр бар. Шундыйлар арасында татар халкының йөзек кашы булган мәгърифәтчеләр, укымышлыларның бөтен бер династияләре – Мәрҗаниләр, Хәлфиннәр, Мотыйгуллин – Төхвәтуллин – Айдаровлар, Исхакыйлар, Насыйрилар һ.б. нәселләре. Соңгы елларда шулай ук татар зыялылары, меценатлары, сәүдәгәрләре турында да күп язмалар дөнья күрде. Болар – татар халкының мәгърифәт һәм мәдәни үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы Акчуриннар, Гобәйдуллиннар, Апанаевлар... Кызганыч, кайбер данлыклы нәселнең буыннар чылбыры дәһшәтле революция, репрессия елларында өзелергә мәҗбүр ителгән. Әйе, милләтебез язмышында төрле авыр вакыйгалар күп булган. Әмма татар халкы үзенең нәсел шәҗәрәләрен онытып юкка чыгармады. Ул аны хәзер дә барлый, тулыландыра.

Хәзерге вакытта һәр халык үзенең милли-мәдәни традицияләрен яңарта, кайтара. Бүгенге көндә гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре, ядкарьләре белән кызыксыну, буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр турында күзаллауларны киңәйтү, үз гаиләң белән горурлану киң колач алды. Нәсел тамырларыңны барлау - халык, милләт, хөкүмәт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим бер эшкә әверелде.

Нәсел агачыңны белү – һәрберебезнең изге бурычы. Барлау эшен никадәр иртәрәк башлыйсың – ул шулкадәр нәтиҗәлерәк була.

Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала.

Шәҗәрәдә – чал тарихы бабаларның,

Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың!

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек Халык! Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын! Бу исә үзебездән тора.

Әлфия Шәрәпова

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...