АЛЛАҺНЫ ЗИКЕР ИТҮ

АЛЛАҺНЫ ЗИКЕР ИТҮ

АЛЛАҺНЫ ЗИКЕР ИТҮ

«Сүбхәналлаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһү әкбәр», «Сүбхәналлаһи вә бихәмдиһ, сүбхәналлаһил-газыйм» дигән зикер сүзләрен кабатлап, «Әстәгъфируллаһ» дип истигъфар кылып, өйгә кергәндә, өйдән чыкканда, иртән һәм кичен һәм башка очракларда әйтелә торган махсус догаларны әйтеп йөрүнең һич кыенлыгы юк. Аллаһны зикер итеп йөргән кеше бу дөньяда да, Ахирәттә дә олы әҗер-савапларга ирешәчәк.

 

Аллаһны еш искә алу – Аны яратуның билгесе

Хәбәр ителүенчә, бер кеше Аллаһның Илчесеннән галәйһиссәләм:

– Намаз укучыларның кайсысы иң зур әҗер-савапка ирешә? – дип сораган.

– Аллаһ Тәгаләне иң күп зикер иткәне, – дигән Аллаһ Илчесе галәйһиссәлам.

– Ә ураза тотучыларның кайсысы иң зур әҗер-савапка ирешә?

– Аллаһ Тәгаләне иң күп зикер иткәне.

Шуннан бу кеше зәкать, хаҗ һәм сәдака турында сораган. Аларның һәрберсенә Аллаһ Илчесе галәйһиссәлам:

– Аллаһ Тәгаләне иң күп зикер иткәне, – дип җавап биргән.

Моны ишетеп торган Әбү Бәкер Гомәргә (Аллаһ алардан риза булсын):

– И Әбү Хәфс, Аллаһны зикер итүчеләр бөтен әҗер-савапка ия була икән, – дигән.

– Әлбәттә! – дигән Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә бу уңайдан шулай ук чара узды. Фәләстыйн халкына...