РУХАНИЯТ

РУХАНИЯТ

РУХАНИЯТ

Кадер кичен ничек үткәрергә

Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичәсен яшереп тота. Бер орлыктан үсеп чыккан агачта меңләгән җимешләр җитешкән кебек, Кадер кичәсенә дә мең ай йөкләнгән.

Бу кичәдә әҗер-саваплар бергәмең бәрабәрендә языла. Бу кичәнең тулы кадерен һәм кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя ала. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Хактыр ки, Без Коръәнне (Ләүхел Мәхфуздан дөнья күгенә) Кадер кичендә төшердек. Сиңа Кадер киче дигәне нәрсәне белдерә? Кадер киче — мең айдан да хәерлерәктер. Ул кичтә һәртөрле эш өчен, Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Җәбраил галәйһиссәләм иңәр. Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр». Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителәчәк». (Бохари)

Бу кичә Аллаһның рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда, фәкыйрьләрне ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә Аллаһның рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга, Аллаһ аннан риза булса иде, бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән: «Әллааһүммә иннәкә ‘әфүввүн түхибүл ‘әфвә фә’фү ‘әннии». (Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!)

Кадер киче кайчан була

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Шуңа күрә мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый. “Кадер” сүрәсендә бу турыда: “Ул кич имин, тыныч кич булачак”, – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Тәһәҗҗүд намазы

Тәһәҗҗүд дип, төнлә йокыдан уянып намаз кылуга әйтәләр. «Исра» сүрәсенең 78 нче һәм 79 нчы аятьләрендә: «Кояшның көнбатышка юнәлүеннән төннең каралуына кадәр намаз кыл; таң вакытында намаз кыл, чөнки сәхәр намазына фәрештәләр шаһит булыр. Әй, Мөхәммәд! Төннәрен уянып, артык намазлар укы. Раббың сине мактар, югары дәрәҗәгә күтәрер», диелгән.

Пәйгамбәребезгә тәһәҗҗүд намазын уку бу аять белән әмер ителгән. Шул ук аятьтә Аллаһы Тәгалә илчесен югары дәрәҗәгә күтәрәчәген тәһәҗҗүд намазын әмер иткәннән соң белдергән. Бу югары дәрәҗә белән тәһәҗҗүд намазы арасында бер бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Әгәр шулай булса, тәһәҗҗүд намазының әһәмияте зур икәнлеге ачыклана. Бу намазга аеруча «Мөззәммил» сүрәсендә ишарә ителгән: «Әй, чорналып уралган Мөхәммәд! Төннең уртасында, теләсәң бераз соңрак, теләсәң бераз элек бер вакытта намазга тор, яки Коръән укы. Дөрестән дә, без сиңа күтәрүе бик авыр булган Коръәнне вәхи итәчәкбез. Шөбһәсез, кичләрне намаз кылу бик тәэсирле, Коръән уку да бик уңайлыдыр. Чөнки көндез сине болардан аерачак эшләрең бар. Раббыңның исемен зикер ит, һәр нәрсәне калдырып, Аңа юнәл!» (1-8 аятьләр)

Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләмнең төнге намазны укуын белгән сәхабәләр дә аның кебек төнге намаз укый башлаганнар. Әйтеп үтелгән аятьләрдә дә тәһәҗҗүд намазының әһәмияте аңлатыла. Бу намазны, Пәйгамбәрдән башлап, аңа инанган кешеләр бүгенгә кадәр кылып килгәннәр. Бу намаз шул ук хис һәм иман белән кыямәт көненә кадәр кылыначак. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Төнге намазны дәвам итегез…»,— дип боерган. Ибне Габбастан (Аллаһ аңардан разый булсын) килгән риваятьтә Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) тәһәҗҗүд намазында ошбу доганы укуы әйтелгән: “Аллаһым! Барча мактау Сиңа хас. Син күкләрне һәм җирне һәм анда булган бөтен нәрсәне бер тәртипкә куючысың. Бар мактаулар Сиңа гына. Син күкләрдә һәм жирдә һәм аларда булган бөтен нәрсәләрнең падишаһысың. Мактау Сиңа хас. Син күктәгеләрнең һәм җирдәгеләрнең нурысың.

Барчак мактау Сиңа. Син Хак, вәгъдәң хак, ахирәттә Сине күрмәк хак. Сүзең хак, җәннәт хак, җәһәннәм хак, пәйгамбәрләр хак вә Мөхәммәд хак, кыямәт хак. Аллаһым! Сиңа тапшырылдым. Сиңа инандым. Сиңа тәвәккәл иттем. Сиңа юнәлдем. Синең ризалыгың өчен дошманнарга каршы чыктым, арабызда Сине генә Хаким иттем. Раббым! Кылган һәм кылыначак бөтен гөнаһларымны гафу ит. Яшерен һәм ачык кылган бетен гөнаһларымны кичер, алга үткәргән дә — Син, артка калдырган да — Син. Синнән башка илаһ юк, Аллаһым! Синнән башка көч вә куәт иясе беркемдә дә юк”. Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) намазларда төрле догалар укыган. Төнге намазлар укучыларның төрле догалар укуларында зарар юк. Бу, киресенчә, яхшы дип санала.

МӘКАЛӘЛӘРНЕ ӘЗЕРЛӘДЕ РАМИЛӘ ИБРАҺИМ

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...