Намаз

(Ахыры. Башы октябрь ае санында)
Күкчәтауда мәктәптә укыганда кайдандыр кулга төшеп, курка-курка укылган Сүнчәләй тәрҗемәсендәге «Шильон мәхбүсе»нең беренче юллары искә төшә. Минем турыда язылганнары: Ничә еллар инде бу бинада Ялгыз утырадыр башым, Бер савыт су, бер телем икмәк Ирер бәнем ашаган ашым. (Күңелдә сакланган варианты). Әллә йөз, әллә мең тапкыр кабатлыйм бу юлларны. Авызым кибә, чайкарга бер уртларлык су юк.
Димәк, тагын уйларга? Уйлар күбәйгәннән-күбәя баралар, берсе өстенә берсе өелә һәм… бу тыгызлыктан баш чатный, шартларга җитешә. Күзләр сызлый башлый. Йөрәк тибеше ешлана. Күз алларын караңгылык баса һәм каршымда ниндидер шәүләләр биергә керешәләр. Әллә инде акылдан шашам! Аягүрә басам. Күзләремне ачып йомам. Кулларымны хәрәкәтләндерәм. Ишектән аждаһа күз карый:
— Утыр! Утырам. Шундук башка чәчрәп уйлар тула — «Нигә?» Ничек соң котылырга бу җавапсыз агулы зәһәр уйлардан? Ничек?!
Мөгаен, монда бер генә мөмкинлек бар — акылдан шашу. Акылын югалткан бәндәгә рәхәт — диңгез тубыктан. Анда уй да, газаплану да юк. Минем алдагы бердәнбер юл — шул! Башка чара калмады. Әйләнә-тирәдә караңгы таш дивар. Әмма! Бу бит тере мәет булу. Аяклы, күзле фаҗига булу. Юк, мин әле (нигәдер) акылдан шашарга теләмим! Теләмим!! Ә соң алай булгач, нишләргә?! Бу таш капчыктан котылу мөмкинлеге юк бит. Минем язмыш инде Мәскәүдәге бер таш пулаттагы биниһая җиһазлы кабинетта утыручы түрә тарафыннан, мин әле бу таш капчыкка эләккәнче үк, бик пөхтәләп, шәрехләп язып куелган. Ул төрмә коридоры дивары түрендә рамада эленеп тора. Анда минем ничек йокларга, кайчан уянырга, ничек атларга, хәтта ничек суларга тиешлегем — барысы да күрсәтелгән. Мин шул низамга гына буйсынырга, ул кушканча яшәргә тиешмен.
Ә мин (нигәдер) алай яшәргә теләмим. Ә соң ничек яшәргә телисең? Белмим. Ниһаять! Эврика! — Таптым!!
— Чыннан да таптым! Аллаһыга мең шөкер, ниһаять, мин бу дөнья газапларыннан котылу мөмкинлегенә юл ачтым. Менә шушы «табыш» — минем моңа кадәр берәүгә дә ачылмаган күңел сандыгымның сере иде. «Колыма хикәяләре»ндә, үзем белән булган барлык маҗараларны язсам да, бусын «онытып» калдырган идем. Һәр иртәне (сәгать 6 да) чират белән надзиратель камераларның ишеген ача да, башы белән генә ымлап, чыгарга боера — хәҗәтханәгә, юынырга. Мәхбүс, үзенең шәхси парашасын күтәреп, сак астында коридор башындагы хәҗәтханәгә бара, парашасын бушата, чайкый, почмакта торган карамай савытындагы пумаланы алып парашасьн майлый — дезинфекцияли, аннан тиз-тиз юына да, тагын парашасын күтәреп кире камерага кайта. Ишек ябыла, бикләнә — тагын бер тәүлеккә! Ул иртәдә дә тәртип элеккечә барды — ишек ачылды, надзиратель ымлады. Мин парашамны күтәреп хәҗәтханәгә бардым, бушаттым, чайкадым, майладым һәм… Нәкъ шәригать шартлары буенча тәһарәт ала башладым. Надзиратель бу көтелмәгән яңача юынуны күреп хәйран калды, хәтта телгә килде: — Ты что, шаман?!
— Нет, мусульманин. Әмма ул шундук, минем белән сөйләшү катгый тыелганлыкны исенә төшереп ахры, башка сүз кузгатмыйча, ашыктыра башлады.
— Ладно. Давай быстрее, быстрее, без фокусов! Әмма мин фокусларны дәвам иттем: аяк-кулларымны өч тапкыр юдым, битемне, колак артларын сыпырдым, авызымны өч тапкыр чайкадым. Камераның ишеге ябылып бикләнгәч (инде надзиратель башка камера мәхбүсләрен «оправкага» ташый — мине күзәтергә вакыты юк), цемент идәнгә өстемдәге бушлатымны намазлык итеп җәеп кыйблага таба бастым. Ике рәкәгать иртәнге намазга. Ике кулымны колак яфракларына куеп, тавышланмыйча гына азан әйттем.
—Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, әшһәде әллә илаһә иләллаһ вә әшһәде әннә Мөхәммәд расүлуллаһ! Аннан, ният кылып, тиешле аятьләрне укый-укый сәҗдә кылдым, кул кушырып тора башладым. Ахырында, бер «Әлхәм», өч «Колһуаллаһ» сүрәсен укып, бик озак дога кылдым. Әнием Маһиҗамал рухына, бабаларым Сәлахетдин һәм Мөхәммәтсадыйк рухына. Һәм шушы догалар, изге теләкләр тәэсирендә онытылдым. Төрмә дә, камера да каядыр югалдылар. Мин ниндидер якты, гүзәл дөньяда гиздем. Күңел бушады. Кайгылар таралды. Күңелем яктырып, нурланып китте. Сулыш алуым киңәйде, үземне һәм бәдәни, һәм рухи яктан пакьләнгәндәй хис иттем.
— Йа Раббым, бу нинди тылсымлы һәм шифалы көч, Синең һәр аятеңдә, һәр сүрәңдә, һәр сүзеңдә! Алар миңа өмет, дәрт, дәрман бирде. Күңелем нурланды. Мин тоткынлыктан котылдым һәм үземне Гарше-көрсидә хис иттем.
— Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Мең-мең рәхмәт сиңа, Мәүләм, мине бу газаптан коткарган, хибестән рухи азатлык һиба иткән өчен: шатлыгымнан Сиңа сәҗдә кылам. Догаларымны кабул кыл, и Кадыйр! Менә шулай мин тәүлеккә биш тапкыр (иртә, өйлә, икенде, ахшам, ястү намазлары) намазлыкка басып азан әйтеп, Хак Тәгалә кодрәте-шәфкатена оеп намаз укый башладым. Тора-бара инде онытылган (мин мәдрәсәдә 18-21 елларда Иман шарты, һәфтиякне үтеп, Коръән хәтем кылган шәкерт булсам да, «дәһрилек»тә узган еллар хәтерне йомшарткан) аятьләр, сүрәләр, догалар акрынлап яңадан хәтергә кайта башладылар. Аларны намаз укымаган вакытларда күңелдән кабатладым. Ә инде намаз вакытында аларны ихлас күңелдән, хатасыз, онытылып, шик вә шөбһәсез инанып укый башладым.
— Гажәп! Дөнья нинди киң һәм гүзәл. Нинди көч ул тылсымлы догаларда. Ул мине таш зинданда барлык рухи, бәдәни җәфалардан тартып алып, яшәү көче өсти. Дога — Әбелхәят! Менә мин шулай, Совет заманы жимеше (пионер, комсомол, коммунист), техниканың иң соңгы табыш ларын кулланып салынган Тобол политизоляторының (ул шулай атала иде) ялгызак камерасында 540 тәүлек (ел ярым) дәвамында, һәркөн өзлексез биш вакыт намаз укып, күңелемне пакьләп-тынычландырып, ялгызлык газабыннан — акылдан шашу фаҗигасеннән сакланып калдым. Тагын кабатлыйм: ихлас күңелдән укылган биш вакыт намаз һөм догалар аркасында. Элегрәк бу турыда язу түгел, кемгә дә булса «ачылу» да мөмкин түгел иде бит. Менә шуңа күрә, ул хәл миндә сер булып сакланды. И заманалар! И гадәтләр! Билгеле, әле хәзер дә минем бу гамәлләремне төрлечә тәгъбирләүчеләр табылыр. Анысы инде алар намусында. Ә мин чыдый алмадым, серемне ачтым. Бигайбә, чордашлар…
ИБРАҺИМ СӘЛАХОВ (1911-1998)