Тәәсер
Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаеп сүрә Коръәннән,—
Газаплар мәгънәви бер кул белән алынадыр җаннан.
Оча күңелдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны изге күз яшем белән энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңелем; укыйм иман, булам мөэмин;
Килә рәхәт җиңеллекләр: азат булам авыр йөктән.
Ходаем! Син тыйган эшләр тәмам кирәксез һәм яраксыз, дим;
Иям башым сәҗдәгә: «Аллаһу хак! Аллаһу әкбәр!» - дим.
Габдулла Тукай