Мөселман айлары

Мөселман айлары
Мөселманча ел хисабы
Һиҗри диеп атала.
Ә аның иң беренчесе –
Мөхәррәм ае була.
Елны дәвам итә Сәфәр,
Аннан – Рабигель-әүвәл.
Рабигел-сәни артыннан
Килә Җөмәдел әүвәл.
Җөмәдел ахир ияртә
Рәҗәп белән Шәгъбанны.
Рамазан ае – изге ай,
Һәрберсе белә аны.
Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗҗә –
Елның соңгы айлары.
Барысын исәпләп кара,
Уникедер саннары.
Зөлхиҗҗәдә – Гәрәфә көн,
Мөхәррәмдә – Гашура.
Руза тотып, гөнаһлардан
Пакьлану булып тора.
Сәфәр ае да гадәти –
Рөхсәт ителгән һәр эш.
Аллаһ айлары барысы да,
Белмәсәң сора, белеш.
Җөмәдел сүзе аңлата
Суның катуын – бозны.
Әүвәл һәм ахир сүзләре –
Кыш башы һәм азагы
Рабигуль әүвәл – яз башы,
Сәни була азагы.
Рамазан сүзе аңлата
Кызу белән кайнарны.
Барча мөселман дөньясы
Иске елны озатты.
Һиҗрәттән саналган еллар
Мең дүрт йөз кырык өченче.

2025-03-01 (Рамазан 1446 ел.) №3.


Кунакчыл булу әдәбе

Пәйгамбәребез галәй-һиссәләм әйтте: “Әгәр берәүне кунакка чакырсалар һәм ул чакыруны кабул итмәсә, Аллаһ Тәгаләгә һәм Аның илчесенә итәгать итмәүчеләрдән булыр”. Бу хәдиснең аңлатмасында әлеге чакыру туйга дәшү турында диелгән. Ягъни никах туена чакырган очракта, барырга кирәк, баш...


Ураза ни өчен фарыз булды?

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй иман китерүчеләр, ураза сезгә фарыз булды, әүвәлге кабиләләргә фарыз булган кебек, шаять сез тәкъвалардан булырсыз” (2:183)   Шулай ук көдси хәдистә әйтелә: “Ураза Минем өчен һәм Мин аның өчен савабын бирермен”. Бу аять безгә ни...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз мәхлукларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа...


Сәхәр ашыйсым килә (хикәя)

Әллә нинди күңелсез көн булды ла бүген. Хәйдәр, гадәттәгечә, иртүк торып битләрен югач, дәү әнисенә иртәнге чәй табынын әзерләргә булышыйм дисә… Әтисе дә, әнисе дә ашамый-эчми эшкә чыгып киттеләр. “Әллә озаграк йокланган инде, мин торганчы чәйләгәннәрме”, – дип уйлады...


Гомәрнең (Аллаһ аңардан разый булсын) ярдәм итүе

Кичен урамда йөргәндә, бер өйдә ут янып торганны күреп һәм балалар елаган тавышны ишетеп, хәлиф Гомәр шул якка юнәлгән.   Шунда бер хатынның казанда су кайнатканын күреп: “Бу балалар ни өчен елыйлар, казанда нәрсә пешерәсез?” – дип сораган. Хатын: “Бу балалар...