Ана догасы
Ана догасы

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт йокыга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соң бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңелен арчып;
Күтәргән кулын догага, искә ала ул шунда үз улын:
Ходаем, ди, бәхетле булса иде сөйгән, газиз улым!
Тамадыр мескенемнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Аллаһ каршына бармас?
Габдулла Тукай