Сорау-җавап

Сорау-җавап

Сорау-җавап

Белүемчә, ерткыч хайваннарның селәгәе, нәҗесе – авыр нәҗесләрдән. Мәче дә ерткыч хайваннар төренә карый бит, димәк, аның дә селәгәе нәҗес була? Ә өйдә мәче тоту ярый диләр. Аңлатыгыз әле.

Мәче – ерткыч хайван, димәк, аның селәгәе нәҗес санала, әмма хәнәфи мәзһәбендә шундый кагыйдә бар: теге яки бу мәсьәлә буенча карар чыгарганда, ачык дәлил – аять, хәдис яисә сәхабәләрнең фәтвәсе – булганда, мантыйк (логика) һәм кыяс (аналогия) исәпкә алынмый.

Бу очракта галимнәребез Пәйгамбәребезнең (сгв) түбәндәге хәдисенә таяналар: “Ул (мәче) – нәҗес түгел, ул бит сезнең белән бергә яши” (Тирмизи, Әхмәд һ.б.). Имам Әс-Сәрахси үзенең “Әл-Мәбсүт” хезмәтендә бу хәдисне түбәндәгечә шәрехли: “Ул (хәдис) – сәбәпкә (мәченең чиста хайван булуына) ишарә”.

Шулай итеп, мәче, аның селәгәе, йоны чиста санала. Бары тик мәче эчкән суны гына тәһарәт өчен куллану ярамый, чөнки мәче чиста булмаган ризык ашаган булырга мөмкин.

 

 

Шәригатьтә ир-атларга хатын кызларга охшашлану тыелган. Заманча аяк киемнәренә карата караш нинди икән? Чөнки бүгенге көндә кедалар, кроссовкалар киеп йөриләр. Мондый аяк киемнәрен кияргә рөхсәт бармы?

Бар. Мондый аяк киемнәрен кияргә ярый. Бу очракта аерым бер очрак түгел, ә гадәт әһәмиятлерәк роль уйный. Ислам фикһының нигез принципларының берсе түбәндәгечә яңгырый: “Гадәт хөкем чыгарганда исәпкә алына”.

Шуны истә тотарга кирәк, бу кагыйдәнең шартлары һәм чикләүләре бар, шуңа күрә бу кагыйдәне куллануның барлык шартларын да белмәгән кеше аны мөстәкыйль рәвештә куллана алмый.

Шулай итеп, хатын-кыз өчен булган аяк киемен хатын-кызлар, ирләр өчен махсус тегелгәнен ирләр кияргә тиеш. Икесе өчен дә уртак (унисекс) булган аяк киемнәрен дә кияргә ярый, әмма кием бик тә ирләрнекенә охшаган икән, аны кимәү хәерлерәк, яисә, киресенчә, кием хатын-кызныкына бик охшаган икән, аны ирләргә кимәү хәерлерәк. Киемнең мөселманнар яшәгән җирлеккә туры килүенә игътибар итү дә бик мөһим. 

 

 

Мосафир үзен сәфәрдә 14 көннән азрак булам дип ниятләп чыгып китә, әмма сәфәре инде 17нче көн дәвам итә. Бу кеше өч көннән өенә кайтасын төгәл белә, аңа хәзер намазларны кыскартыргамы?

Сезнең очракта, мосафир намазларын кыскартуын дәвам итә, чөнки ул сәфәр халәтендә 15 яки аннан да күбрәк тәүлеккә каласын белмәгән. Димәк, аның нияте тулысынча формалашып җитмәгән булган.

Мондый очракларда, мосафирның теге яки бу җирлектәге сәфәр көннәре, өйгә кайтып китү вакытын төгәл белгәннән соң, санала башлый.

Югарыда телгә алынган урында никадәр вакыт яшәвенә карамастан, ул биредә өч көнгә каласын төгәл хәл иткән – менә бу аның мосафирмы-юкмы икәнен билгеләүдә хәлиткеч фактор булып тора да инде.

 

 

Намазның беренче рәкәгатендә кыска сурә, ә икенчесендә озын сурә укысаң, намаз дөрес буламы?

Намазның икенче рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң беренче рәкәгатьнекенә караганда кыскарак сүрәләр уку хәерлерәк.

“Әл-Фәтәва әл-Хиндия” авторы болай яза: “Коръәнне беренче рәкәгатьтә икенчесенә караганда озынрак уку барлык галимнәр тарафыннан иртәнге намазның сөннәте санала. Имам Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте булсын): “Мин барлык намазларда да беренче рәкәгатьтә озынрак сүрә уку хәерле дип саныйм”, дигән. Фәтва шушы фикердән чыгып бирелгән”.

Намазның беренче рәкәгатендә икенчесенә караганда 3 аять яисә аннан күпкә кыскарак сүрә уку мәкрух тәнзихан хөкемендә. Әмма намаз дөрес була.

Имам әл-Хәскафи исә “Дурр әл-мохтар” хезмәтендә болай яза: “Икенче рәкәгатьне беренчесенә караганда озынрак уку – мәкрух.”

Шунлыктан, икенче рәкәгатьтә укыган сүрәләрнең беренчесеннән кыскарак яисә шул аятьләрнең зурлыгына тигез булуы хәерлерәк.

 

 

Ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде. Кичә мин өйлә намазын укыганда, дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып китеп, өченче рәкәгать дип уйлап, киләсе рәкәгатькә басканмын. Аннары гына моның бишенче рәкәгать икәне башыма килде. Аннары, мин намаздан чыгып, аны кабаттан укыдым, чөнки нишләргә кирәк икәнлеген белмәдем. Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде.

Имам Кудури (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Мохтәсар Әл-Кудури” хезмәтендә болай дип яза: «Соңгы утыруда ялгышкан (ягъни гомумән соңгы утыруны башкармаган) кеше, (ялгышлык белән) бишенче рәкәгатькә басып, әгәр ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгермәгән булса, утыруга кире кайтырга тиеш; аннары ялгышлыктан соң үтәлә торган сәҗдәи сәһү кыла, бишенче рәкәгать укылмый. Әгәр ул бишенче рәкәгатьтә сәҗдә кылып өлгергән булса (ягъни исенә төшергәнче бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгерсә), аның фарыз намазы юкка чыга һәм ул нәфел намазына әверелә һәм аңа алтынчы рәкәгатьне өстәргә кирәк. Әгәр намаз укучы кеше дүртенче рәкәгатьтән соң “Әттәхият” дәвамлылыгында утырса, һәм шуннан соң, бу беренче утырудыр дип, сәлам бирмичә торса, ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен башкарганчы кәгъдәгә кайта (аннары сәҗдәи сәһү башкара). Әгәр ул бишенче рәкәгатьне сәҗдә белән башкарырга өлгергән булса, аңа тагын бер рәкәгать һәм сәҗдәи сәһү өсти, аның фарыз намазы дөрес була, ә ахыргы ике рәкәгате аның өчен нәфел намазы була”.

Сезнең очракта исә, искә төшерүгә үк, кабаттан утырырга һәм, сәҗдәи сәһү кылып, намазны төгәлләргә кирәк иде.

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури фикыһ мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...