Вакыт кая киткән?

Вакыт кая киткән?

Әти миңа өй җыештырырга кушты. Мин: «Вакытым юк», – дип, телевизор каршысына барып утырдым. Әни: «Телевизор карарга вакытың бар икән?» – дип әйтеп куйды.

 

Ә телевизор карарга вакыт кирәк түгел иде. Өй җыештыра башласаң, теләсә кайда аунап яткан уенчыкларны алып куярга кирәк. Өйнең бер почмагына барганчы вакыт уза, уенчыклар тартмасы янына кире килгәндә тагын вакыт уза. Ә телевизорда мультфильм бара. Әнә, бүренең вакыты күп: ул куян артыннан куа. Куян кача. Аларның чабып йөрергә вакытлары бар. Мин шуларны карап селкенмичә дә утырам. Кыймылдасам, болай да аз вакытым юкка чыгачак.

Әти: «Мин синең кесәңә иртә белән күп итеп вакыт салып куйдым! Беткәндәме ни шул арада?» – дип аптырый. Кулымны кесәгә тыгам, ул тишек икән. Әти салган вакыт шул тишектән аккан да беткән! Кесә тишек булгач, анда әби биргән бер уч конфет та вакыт белән бергә коелып беткән. «Әнием, кесәмне тегеп бирче!» – дип, аның янына барам. Ул: «Вакытым юк!» – ди. Димәк, әнигә вакыт табып бирергә кирәк. Сәгать янына барам. Бу сәгатьтән әнием өчен ничек вакыт сорап торырга соң? Шул хакта сәгатькә әйтәм. Ләкин аның минем белән сөйләшеп торырга вакыты юк икән. Сәгатьнең теле саннар өстеннән йөгерә генә. Шул рәвешле ул вакыт җыя.

– Әһә, белдем! – дип куанам шулчак. – Миңа да тик утырырга ярамый икән, йөрергә, йөгерергә кирәк. Өй буенча тиктомалдан чабып йөреп булмый ич инде! Мин сәгать теле кебек йөгерә-йөгерә таралып яткан уенчыкларны җыям. Тузан суырткычны да эшкә җиктем: өй буйлап икәүләшеп йөрдек. Бар дөнья ялт итте! Шул арада әнием чалбарымның тишек кесәсен дә тегеп куйган. Кайдан вакыт тапкандыр? Хәер, ул бер дә тик тормый ич, һаман аяк өстендә йөри-йөри күп итеп вакыт җыя.

Кесәне тагын капшыйм. Анда нидер бар кебек. Кулымны тыксам, шаклар каттым: теге конфетлар кесәгә кире кайтып утырган! Арлы-бирле йөрергә кайдан вакыт таба икән бу конфетлар дип уйлыйм. Хәер, алар да белә торгандыр: тик утырсаң гына вакыт булмый икән ул!

Шуннан соң мин бүре белән куянның ни өчен вакытлары күп икәнен аңладым. Алар бер дә тик тормыйлар шул. Вакыт җыеп йөриләр.

 

Зиннур Хөснияр

 

 

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...