Ислам дине мәдәниятендә “Бисмилләһ” – ул башлангычның башлангычы
Ислам дине мәдәниятендә “Бисмилләһ” – ул башлангычның башлангычы
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим - “Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән” дигән гыйбарә гыйбадәт кылуда һәм мөселманның көндәлек тормышында баштан ук зур урын алып тора.

Бу гыйбарәне “бәсмәлә”, “тәсмия”, “бисмилләһ” дип тә йөртәләр. Ул Аллаһның өч исемен үз эченә ала - Аллаһ, әр-Рахмән (Мәрхәмәтле), һәм әр-Рахим (Шәфкатьле).
“Бисмикә Аллаһуммә” (ягъни Синең исемең белән әй Аллаһым) сүзләре гарәпләр тарафыннан Ислам диненә кадәр дә кулланылышта булган. Билгеле булганча, бу гыйбарә белән кабиләләр арасында төзелгән килешүнең башына язылып куелган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу гыйбарәне кире какмаган һәм Хөдәйбия килешүен дә бу гыйбарә белән башлаганнар.
Бу гыйбарәнең иң соңгы варианты Нәмел сүрәсенең 30 аятендә әйтелгән: Ул (хат) – Сөләйманнан һәм анда әйтелгән: “Аллаһ исеме белән Мәрхәмәтле һәм Шәфкатьле!”” шулай ук бисмилләһ алдыннан “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” (ягъни Аллаһка сыгынамын таш белән атылган шайтаннан) гыйбарәсен “истигазә” дип атыйлар.
Кайвакытта “бисмилләһ” сүзенә “вә биһи нәстәгыйн” (һәм Аңардан ярдәм сорыйбыз) сүзен дә өстиләр. Гадәти көндәлек тормышта еш кына кыскача “Бисмилләһ” дип кулланыла.
Коръән Кәримнең “Тәүбә” сүрәсеннән кала бөтен сүрәләре дә “Бисмилләһ” белән башлана. Ислам дине галимнәре арасында ихтиләф тә бар, бу сүз сүрәнең аятеме яисә, аерым бер мөстәкыйль өлеше булуы хакында төрле фикерләр бар. Иң киң таралган фикер буенча, “бәсмәлә” Фатиха сүрәсенең генә беренче аяте һәм Коръәннең беренче аяте булып санала.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм нәсихәт итеп, “Бисмилләһ”не һәрбер хәләл эшне башлар алдыннан әйтергә киңәш иткән. Шул сәбәптән мөселман һәрбер эшендә, гамәлендә Аллаһ белән бергә булуын тоя һәм эшләрен дә Аның ярдәме белән башкара. Шулай ук Аллаһның исемен даими зикер итү дога булып бара һәм эшләрнең бәрәкәтле тәмамлануына сәбәп була.

Элек-электән “бәсмәлә” гыйбарәсе каллиграфик яктан язылып картина буларак биналарны бизәп торган. Мәчетләрне шулай итеп бизәү күркәм гадәт булып киткән.
Каллиграфиянең аерым бер жанры “бәсмәлә” гыйбарәсе төрле фигуралар – күгәрчен, павлин, балык, лампа, чәчәкләр һәм пичәт формасында языла башлаган.
Бу гыйбарәнең әһәмиятенә карап, “бәсмәлә” төрле милләтләрнең, гарәп, фарсы, төрек әдәбиятының бер шигьри әйбере булып торган. Андый хезмәтләрдә төрле темалар яктыртылган, шулай ук бу гыйбарә белән бәйләнешле булганнары да бар.
“Бәсмәлә” эшнең башы булганга, эшне Аллаһ исемен зикер итеп башлауны аңлатканга, шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен “бәсмәлә”не икеъюллы шигырьләрдә искәртеп үткәннәр яисә бу гыйбарәне искә төшерүче сүзләр аша җиткергәннәр. Башка юллар белән рифмалаштырып яисә тулысынча яисә кыскача поэмаларына керткәннәр. Госманлы дәүләте заманында яшәгән шагыйрь Гасим һәрбер шигырь юлын бу гыйбарә белән башлый торган булган.
“Бисмилләһ” гыйбарәсенә аерым әсәрләр дә багышланган. Шундый поэмаларның берсе 19 юллы поэма Җәминең әсәрләрендә бар.
“Бисмилләһ” гыйбарәсе мөселман халыкларының мәдәниятендә үз урынын алды. Һиндстан, Пакыстан, Бангладеш җирлекләрендә “Бисмилләһ” гореф-гадәте баланың Коръән укырга өйрәнә башлаганда үткәрелә. Гадәттә бу гаилә һәм дуслар белән бергә җыелып мәҗлес уздыру. Моның өчен балаларга матур киемнәр кидерәләр, кызларның кулларын хна белән бизиләр. Бәйрәм табыны әзерлиләр, кунаклар бер-берсенә бүләкләр өләшәләр.
Госманлы дәүләтендә бала мәктәпкә укырга бара башлаганын аңлатучы “бәди-бәсмәлә” йоласы үткәрелгән. Бу йола вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар яңа киемнәр киеп укытучы артына төзелеп басканнар да бергә дога кылып “Мәрхәмәтле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән” гыйбарәсен әйткәннәр. Мондый йола аларның тормышында яңа чора башлануын символлаштырган.