Аллаһның бәрәкәте сынауларга яшеренгән

Аллаһның бәрәкәте сынауларга яшеренгән

Аллаһның бәрәкәте сынауларга яшеренгән

Ибен Гатаулла әл-Искәндәри әйткән: «Аллаһ кайвакытта безгә бер нәрсәне бирә, ә икенчесен ала. Кайвакытта нәрсәдәндер безне мәхрүм итә, нәрсәнедер бүләк итә”.

 

Бу сүзләрнең асылы шул, кайвакытта Аллаһ Тәгалә безгә нәрсәнедер бирә, ләкин нәтиҗәдә безнең өчен мөһимрәк булган нәрсәдән мәхрүм итә. Кайвакытта киресенчә, без нәрсәнедер югалтабыз һәм моны бик кызганып искә алабыз, ләкин монда безнең өчен бер хәерлелек яшеренгәнен төшенеп бетермибез.

Тагын шундый гыйбарә дә бар: “Аллаһ Тәгалә безгә ниндидер хәерлекне бирмичә тотып торуның мәгънәсен ачкан вакытта бу хәерлектән мәхрүм булуыбыз безнең өчен игелеккә охшап кала”.

Бу сүзләр табышмак кебек яңгырыйдыр бәлки. Гатаулла әл-Искәндәринең әлеге сүзләренең мәгънәсе шунда, без билгеле бер теләгебезнең тормышка ашмавында бер хикмәт барлыгын аңласак, күпме генә тырышлыклар куюга карамастан, максатыбызга ирешмәү – ул безнең өчен хәерлерәк булуына төшенү авыр түгел. Кайбер очракларда ниндидер бер хәерлекне югалту, нәрсәдәндер мәхрүм калу – ул бүләк, бер игелек булып китә.

Ләкин без моны Аллаһка иман китергәч кенә аңлый башлыйбыз. Әгәр кеше үзенең кем икәнлеген белмәсә, кайдан килүен аңламаса, тормышының мәгънәсенә төшен-мәсә, ул вакытта әлбәттә аның өчен тормышның сынаулары бернинди дә мәгънә бирми, аның өчен бу сынаулар мәгънәсез авырлыклар һәм газап кына булып кала.

Иманлы кеше Аллаһның мәрхәмәтле икәнен белә, Аның безгә сынауларны бирүе безне газаплау өчен түгел, киресенчә безне нәрсәгәдер өйрәтү өчен һәм ахырдан безгә ниндидер бер игелек өчен бирелә.

Кызганычка каршы күп кенә кешеләрнең, хәтта мөэминнәр дә күп нәрсәне дөрес аңламыйлар, шуңа күрә алар авырлыклар килгәндә югалып калалар. Аллаһ Тәгалә безнең тормышыбызда Үзенең мәрхәмәтен төрлечә күрсәтергә мөмкин, без күргән кебек кенә түгел.

Бу дөньяда дөрес гамәл кылсак, безне бүләклиләр икәнен яхшы беләбез. Ләкин нәрсәнедер югалтуыбыз да Аллаһның бер бүләге булуын аңлап бетерә алмыйбыз. Әгәр Аллаһ Тәгалә безне бер әйбердән мәхрүм итсә, Ул безне яратмый дип уйлый башлыйбыз. Шуңа күрә дә тирә-юнебездә килеп чыккан вакыйгаларны дөрес аңлау өчен гыйлем алырга кирәк.

Гыйлеме булмаган кайбер кешеләр болай диләр: “Аллаһның эше күп, башкалар өчен кайгыру белән мәшгуль һәм Аның безнең мәшәкатьләргә вакыты калмый”. Бу зур хата һәм болай итеп фикерләү тупаслык, чөнки кеше Аллаһ Тәгаләне үзе белән чагыштыра. Аллаһның һәрбер мәхлукка вакыты җитә, хәтта бик бәләкәйләренә дә. Әгәр ул безне нәрсәдәндер мәхрүм итә икән, нәкъ менә Үзенең гыйлеме, хикмәте сәбәпле бирми. Ул бар нәрсәне дә Белүче, бөтен нәрсәне дә Камап алучы, Аның карарлары иң дөресе һәм иң хикмәтлесе.

Бу хакта Коръән Кәримдә әйтелгән: “Янә үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез”. (Бакара сүрәсе, 216 аять)

Бу аятьтә нәкъ без әйткәннәр турында сүз бара. Кайвакытта кеше ниндидер бер карар кабул итә – яисә ниндидер бер әйберне күрә һәм аңа бу карар, бу әйбер аның өчен иң яхшысыдыр кебек тоела. Ләкин соңыннан бу карар аның өчен бөтенләй яман нәрсәгә әйләнергә мөмкин.

Без бөтенебез дә үз тәҗрибәбездән чыгып беләбез, кайвакытта билгеле бер карар кабул итеп шуны тормышка ашыру белән шөгыльләнәбез һәм максатыбызга да ирешәбез, ләкин ахырдан бу карарның бик үк дөрес булмаганын аңлыйбыз. Мондый очрак гыйлемнең һәм мәгълуматның аз булуы сәбәпле килеп чыгуы көн кебек ачык. Аллаһ Тәгалә белә – чөнки Ул бар нәрәсәдән дә хәбәрдар, һәм монда яхшылыкның булмаячагын белә, ләкин Ул безгә хаталанырга мөмкинчелек бирә, чөнки кеше үзе эшләп чыккач кына кирәкме, юкмы икәнен аңлый. Кайвакытта Аллаһ Тәгалә кешегә дөрес булмаган карарны сайлап алырга мөмкинчелек ача, кеше тәҗрибә алсын өчен һәм нәрсәнең яхшы, кайсы яман икәнен аңлау өчен.

Бу дөньяда иң яхшы нәрсәләр зур авырлыклар һәм тырышлыклар аша гына бирелә. Киресенчә дә булырга мөмкин, безнең күзлектән караганда бик матур яхшы әйбер булып күренгән нәрсә соңыннан ул кадәр үк яхшы түгеллеге ачыклануы ихтимал.

Мәсәлән, уңышсыз никахлар турында күп ишетергә туры килә, моның сәбәбе бик ачык, парлар бер-берсенең ниндидер сыйфатларын күрмиләр, мәсәлән тышкы кыяфәтенә яисә байлыгына карап өйләнешәләр, әмма эчке сыйфатларына игътибар итәргә оныталар. Бергә яши башлагач холкы яман булуы ачыклана һәм бергә тору мөмкин булмый башлый, яшәүләре бер газапка әйләнә, ләкин аерылып китү дә мөмкин түгел, чөнки уртак балалар, гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм башка сәбәпләр булырга мөмкин.

Шәех Әбу Хәсән Шәзили мондый дога кылган: “Ий Аллаһым, без зәгыйфь, безнең куәтебез юк, безгә билгеле булган авырлыклардан мәшәкатьләрдән, хәтта тормыш тәҗрибәсен, гыйлемебезне һәм хикмәтебезне кулланып та үзебезне саклап кала алмыйбыз. Яманлык белән ничек эш итәргә белмәү сәбәпле ул яманлыктан үзебезне азат итә алмыйбыз. Безне билгеле булган һәм билгеле булмаган яманлыклардан сакла”.

Мин бу доганы мисал буларак китердем: иң мөһиме – безнең тормышта килеп чыккан хәлләрне дөрес итеп аңлау мөмкинчелеген бирүне сорап Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мәсәлән, кешенең эше бар – ул эшеннән канәгать, бу эш урынында берничә ел хезмәт итә, барысы да әйбәт бара, ләкин кинәт ул эшсез кала (мәсәлән, кыскартуларга эләгә). Ул һичшиксез үзен югалып калган халәттә хис итә һәм ул үзе белән бу вакыйганың ни өчен шулай булганын аңламый. Шулай булса да, аңа яңа эш эзләргә туры килә, ниндидер бер чара күрергә, бу халәттән чыгарга, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Бу вакытта ул бөтен дөнья аның өстенә ишелеп төшкән кебек хис итсә дә, нинди гөнаһ кылдым икән, Аллаһ мине нәрсә өчен җәзалый икән дип уйласа да, эш эзләвен дәвам итә. Ахыр чиктә ул тагын да яхшырак эш таба, эше дә уңайлырак һәм хезмәт хакы да күбрәк.

Әгәр аны эштән чыгармасалар, ул бу эшне эзләп йөрмәс иде. Нәкъ менә эшсез калу сәбәпле ул бу яңа, уңышлы эшне тапты. Димәк, беренче карашка эшне югалту бер авырлык кебек күренсә дә, бу аның өчен киресенчә файдалырак булып чыкты.

Рухи тараф мондый вакытта кешегә Аллаһ белән элемтәне яхшыртуга ярдәм итәргә мөмкин һәм авырлык – ул Аллаһның яратмавы түгел, киресенчә Аның мәрхәмәте билгесе икәнен аңларга ярдәм итә. Әгәр кеше Аллаһ Тәгаләнең аның янәшәсендә булуын белсә, тормышындагы килеп чыккан авырлыклар вакытында ул тынычлыкны саклап кала һәм руханиятен ныгыта.

Аллаһ Тәгалә безгә тормышта килеп чыккан вакыйгаларны очраклрны дөрес итеп аңлауны һәм дөрес фикерләүне бүләк итсен.

 

Рөстәм Рәхмәтуллин

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...