Шәгъбан аеның фазыйләтләре

Шәгъбан аеның фазыйләтләре

Бу айның фазыйләтләре турында сүз башлаганчы Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Тәһвили кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе нәкъ менә шушы шәгъбан аенда булганы турында бераз әйтеп үтик. Бу вакыйга шәгъбан аеның 15 көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм өйлә намазы фарызының ике рәкәгатен укып торган вакытында вәхи иңде, намазда торган хәллә¬рендә кирегә Кәгъбә тарафына борылганнар. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп намазны дәвам иттергәннәр.

 

Коръәни Кәримдә әйтелгән: «Без синең йөзең күккә юнәлгәнне күреп тордык. Һәм сине разый булдырырдай кыйблага юнәлдерербез. Һәм йөзеңне изге мәчет тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм китапка ия булучылар, әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылганнарына Аллаһ гафил булмас» (2–144).

Илебездән әгәр берәү хаҗ һәм гомрә кылган булса алар ул мәчеттә намаз уку шәрәфәтенә мөяссәр булганнар. Шәгъбан аеның 15-нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт вә мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Әгәр аның өстенә янә истигъфар дә әйтелсә, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә зур һәм кече гөнаһларны гафу итеп җибәрүе турында риваятьләр күп.

Шул 15-нче кичәдә Хак Тәгалә иртәнге вакытта фәрештәләргә хәбәр итәр: «Истигъфар итүчеләр бармы, гөнаһларын кичерәм, берәр бәла яки авырлыкка таручылар бармы, котылу сорасалар, аны бирәм, ризык сораучылар бармы, ризыкларын күбәйтәм». Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһ тәгаләнең хозурына күтәрелеп күрсәтелеп үтүләре китапларда язылгандыр. Менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып, гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була. Тәңре тәгаләнең бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән булган мөгамәләләрдә даими күркәм мөнәсәбәт тотуыбыз мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора.

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Аллаһ Тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән: Үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең берсенә яшергән». Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһының ризалыгын таба. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» димичә кылырга кирәк була. Бу турыда Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең «Саваплы эшләрнең һичберен кечек дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына су салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән сүзләре дә бар.

Яшергән нәрсәнең икенчесе — Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән. Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһының газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер Аллаһының газабына очрап калуы табигыйдыр.

Яшергән нәрсәләрнең өченчесе изге кешеләрне халык эченә яшергән. Бөтенесен хөрмәт кылган кеше, әлбәттә, Аллаһының дустын да ихтирам иткән булачак. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше бер ара Ходайның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы бик мөмкин.

Кәләми шәрифтә әйтә ки: «Әмма Аллаһкаа тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд галәйһиссәләмгә нәрсә иңдерде", – дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", – дип. Аллаһ әйтә: "Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук яхшы тормыш булыр, ахирәт йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва мөэминнәрнең урыны нинди яхшы урындыр"» (Нәхел сүрәсе, 30).

 

Вәлиулла Якупов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...