Нальчик шәһәрендә дин белгечләре катнашында конференция узды

Нальчик шәһәрендә дин белгечләре катнашында конференция узды

Кабарда-Балкария Республикасының Нальчик шәһәрендә «Глобаль мәсьәләләр заманында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау» дигән конференция узды. Чараны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә КБР Диния нәзарәте оештырды.

Конференция эшендә күренекле ислам галимнәре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Кырым, Донецкидан, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлардан Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Казаннан дин әһелләре – Мөфти Камил хәзрәт һәм Диния нәзарәтенең кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн әр-Рави да бар.

Камил хәзрәт, җыенда катнашучылар алдында чыгыш ясап: «Россия мөселманнарының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау сүз турында барганда, бу мәсьәләдә мәзһәбләргә иярү мәсьәләсе нигез булып тора», – дип, мәзһәб традицияләрен саклау проблемасына тукталды. Ул Россия ислам җәмәгатьчелегендә мәзһәбләрне инкарь итү проблемасы барлыгына уфтанды һәм татар мөселманнары традицияләре мисалында, дәлилләр китереп, Идел буенда инкыйлабка кадәр татарларның ата-бабалары үзләрен хәнәфи-матуридилар дип санаганлыгы турында сөйләде.

– Мәшһүр галим, шәех Мөхәммәд Морад әр-Рәмзи әл-Казани әл-Мәнзиләвинең «Тарих голәмә Болгар вә Казан» китабында үткәндәге галимнәр турында болай диелә: «Алар тоткан юлга килгәндә, алар барысы да – сөнниләр, дини карашлары – буенча матуридилар, гамәлләре белән бәйле мәсьәләләрдә хәнәфиләр булган. Бүгенге көнгә кадәр алар арасында дингә яңалык кертүчеләр булмады». Шулай итеп, фикһтагы Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәге Матуриди мәктәбе һәм Шәригатькә туры килгән тасаввуф (суфичылык) – татарлар өчен традицион ислам моделе шушы инде. Бу – 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар дин галимнәре тарафыннан таратылган традицион Ислам», – диде Мөфти.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...