Аллаһ ризалыгы өчен эшләнелгән гамәл

Аллаһ ризалыгы өчен эшләнелгән гамәл

Аллаһ ризалыгы өчен эшләнелгән гамәл

Тормышта без күп авырлыкларга юлыгабыз, әмма Коръәннең бер аяте Адәм баласына яшәү көче биреп тора:

 

Мәгънәсе: “Без аңа җавап бирдек һәм аны хәсрәтеннән коткардык. Мөэминнәрне дә шулай коткарырбыз” (“Әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 88-нче аять). Бу аятьтә сүз балыкның карынына эләккән Юныс галәйһиссәлам турында бара. Ихлас догасын кабул итеп, Раббыбыз аны коткарып кала. Адәм балаларының кыенлыкларын Аллаһы Тәгәлә әнә шулай итеп җиңеләйтә. Димәк, Аның ризалыгы – кеше өчен барыннан да бөек, Аның ризалыгында – безнең котылу чарасы.

Бервакыт өч дус юлга чыга. Ишеп яуган яңгыр астында калып, алар мәгарәгә кереп яшеренергә мәҗбүр булалар. Яңгырдан качып котылулары була, шундук икенче бер бәла килеп чыга: куышка керүгә үк, алар тау битеннән яңгыр юып төшергән зур таш белән бикләнеп калалар. Куркып калып, төшенкелеккә бирелсәләр дә, барысы да Аллаһының ихтыярында булуына ышаналар, һәм күңелләрен өметтән өзмиләр: “Безнең эзләрне яңгыр юды, кантар исә дөньядан аерып куйды. Хәзер без догалар һәм Аллаһы ризалыгы өчен кылган изге гамәлләребегә генә таяна алабыз”. Һәм дуслар шулай итәләр дә: Яралтучы Зат изге гамәлләрен кабул итеп, тоткынлыктан коткарсын өчен, Аңа дога кылалар.

– Ий, Раббым минем! – ди өч дусның берсе. - Минем бик карт әти-әнием һәм кечкенә балаларым бар. Мин һәрчак аларны кайгыртып яшәдем. Сарыкларымны көтүдән алып кайтканда, аларны савып, сөтне иң беренче чиратта әти-әниемә алып килеп бирә идем. Ләкин беркөнне минем килүемә алар йоклый иде, һәм борчымас өчен, мин аларның уянганнарын көтеп торырга булды. Яшь балаларымның ач килеш елауларына да карамастан, мин иң әүвәл әти-әниемә сөт эчердем. Ий Раббым! Әгәр минем бу гамәлем кабул булган булса, Синнән чыгу юлын ачуыңны сорыйбым, зинһар, безгә күк йөзен кабат күрергә насыйп ит!

Исегездә булса, Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә болай дип боера:

Мәгънәсе: “Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте. (И, кеше!) Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга (канәгатьсезлек белдереп): “Уф!” – дип тә әйтмә. (Сүз-гамәлләре сиңа ошамаса да,) Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт” (“Әл-Исра” сүрәсе, 23-нче аять). Менә шуңа күрә, Аллаһының тәкъдире белән, бу өч кеше йомылып калган мәгарәнең ташы да бераз ачылып киткән. Шуннан соң аларның икенчесе дә дога кыла:

– Ий, Раббым! Абзыемның кызы барлыгын Син, һичшиксез, беләсең. Минем күңелдә аңа карата көчле сөю барлыкка килде. Әмма ул Синең насыйбың белән башка кешегә кияүгә чыкты һәм аннан бала тапты. Яшь гаилә шундый мохтаҗлыкта яши иде ки, хәтта үзен ризык белән дә тәэмин итәрлек хәле булмады. Алар миннән ярдәм сорарга булды. Сөйгәнемнең бу хәленнән файдаланып калырга булдым һәм аңа шарт куйдым – минеке булса гына булышачакмын. Ул, үзенең хәле авыр булуга да карамастан, минем бу әхлаксыз тәкъдимемне һәрчак кире кагып торды. Ләкин өметсезлекнең чигенә җиткәч, сөйгәнем минем шартымны кабул итәргә мәҗбүр була. Минем буталган зиһенемне аның сүзләре айнытып җибәрде: “Ий, Аллаһының колы! Бу якынлык бары бергә никахлашканнарга гына рөхсәт ителә. Аллаһыдан курык һәм бу гамәлеңнән баш тарт”. Бу сүзләрне ишеткәч, мин аңыма килдем һәм кичекмәстән үземнең ниятләремнән баш тарттым. Гаебемне аңлап, бу

гаиләгә кирәгеннән да артык ярдәм күрсәттем һәм бу хатынны киредән ире янына кайтарып җибәрдем. Ий, Раббым! Әгәр минем бу гамәлем Синең ризалыгыңа лаек булса, безгә чыгу юлын аз гына булса да ачсаң иде!

Догага җавап итеп, Яралтучыбыз мәгарәне тагын аз гына ача, чөнки Коръәндә болай диелә:

Мәгънәсе: “Зинага (керү түгел, кагылу һәм үбү кебек гөнаһларга хәтта) якынлашмагыз. Һичшиксез, ул бик җирәнгеч бер эш һәм бик кабахәт бер юл” (“Әл-Исра” сүрәсе, 32-нче аять).

Ниһаять, өченче кешенең чираты җитә, һәм ул Аллаһыга болай дип ялвара:

– Ий, Раббым минем! Минем хезмәтчеләрем бар иде, алар көненә ике үлчәм бодайга эшләде. Бервакыт шушы эшчеләрнең берсе эшен ярты көн эчендә тәмамлап, миннән башкарган хезмәте өчен түләү сорап килде. Мин аның эшләгәне өчен бер көнлек итеп тә түләр идем, ләкин башка хезмәткәрләр каршы килә башлады. Шуннан соң инде ул, гаделсезлеккә түзә алмыйча, ачуланып, бернинди хезмәт хакы да алмыйча китеп барды. Мин ул калдырып киткән ике үлчәм бодаен чәчтем – шытымнар югары уңыш бирде, шулай итеп, икенчесе һәм өченчесе дә мулдан булды. Уңышлар миңа тулы бер сыер көтүен алырга мөмкинлек бирде. Берзаман бу хезмәтче кабат минем янга килеп, үзенең хезмәте өчен түләргә кирәклек турында искә төшерде. Һәм мин аңа әйттем: “Көтүче белән бергә бу сыер көтүе – синеке”. Ий, Раббым! Әгәр минем бу гамәлем Синең ризалыгыңа лаек булса, безгә мәгарәдән чыгу юлын ачсаң иде!

Һичшиксез, бу гамәл дә Аллаһының рәхмәтенә лаек. Чөнки Коръәндә болай диелә:

Мәгънәсе: “Аллаһының ризалыгын өмет итеп һәм (чын күңелләре белән җиһадка чыгып, рухларын Ислам юлында ныгыткан кебек,) үзләренең күңелләрен ныгытыр өчен, малларын сарыф итүчеләрнең мисалы – биек (һәм тигез) җирдәге (матур) бер бакча кебек; аны эре тамчылы (коеп яуган) яңгыр сугарса, җимешен ике кат бирер. Ләкин аны эре тамчылы (коеп яуган) яңгыр сугармаса да, сибәләп үткән яңгыр (аңа җитә)! Аллаһ – сезнең ни кылганнарыгызны Күрүче” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 265-нче аять). Шуңа күрә, дусларның өченчесе дә үз догасын тәмамлауга ук, мәгарәгә керү юлын каплаган таш, чыгу юлын ачып, урыныннан күчә. Шуннан соң алар, юлларын дәвам итә. Ягъни кылган гамәлләре бу кешеләрне бу дөньяда да һәлак булудан коткарган, бәлки, әле Ахирәттә дә коткарыр.

Калебләрен пакьләгәнгә, күңелләрен начар ниятләрдән азат иткәнгә, хаталардан читенсенеп торганга күрә, Аллаһы Тәгалә бу өч дусның игелекле гамәлләрен кабул итә. Сөекле пәйгамбәребезнең ﷺ шундый сүзләре бар: «…Тыңлагыз, тәндә бер ит кисәге бар: әгәр ул сәламәт булса, бөтен тән сәламәт була, әгәр ул авырса, бар тән авырый. Тыңлагыз, бу – йөрәк!” (әл-Бохари 1/126, Мөслим 3/1220). Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем, шушы өч дус кебек, бик авыр хәлдә калып, без дә йөрәкләрегезне ихлас, хакыйкый һәм Аллаһыга сөю тулы хәлдә табарбызмы? Гомернең теләсә кайсы мизгелендә Яралтучыбыз каршына килеп басарга әзер тору, һәм Аллаһының рәхмәтенә һәм гафу итүенә лаек булырдай, безне авырлыклардан коткара алырдай игелекле гамәлләр булу – биниһая әһәмияткә ия иң кыйммәтле байлык!

 

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...