Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)

 

Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр сәламәтлегенә кагыла. Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге аяныч хәлдә. Россиядә ел саен күп меңнәрчә бала үлә. Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә, программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70-80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз. Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, фахишәлек белән шөгыльләнә, наркоманга әверелә. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә яңалары – төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде.

 

Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр хәзергәчә шулай җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы? Дәүләт тарафыннан кабул ителгән сәламәтлек программаларының фәнни-методик кыйммәтен танымый мөмкин түгел. Ләкин андый программалар төзеп, планнар алып кына сәламәт яшәү рәвешенә ирешә алмавыбыз көннән-көн ачыграк күренә бара.

Әйләнә-тирәнең тискәре тәэсире, җәмгыятьнең икътисади хәле кискенләшү сәламәтлек начарлануның төп сәбәпләре булып тора. Әмма, болар белән беррәттән, сәламәтләндерү чараларының нидән гыйбарәт булуын белеп бетермәү дә сәламәтлеккә зур зыян китерергә мөмкин.

Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек – сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы. Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә, мәктәпләрдә тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер, дип саныйм.

Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән генә бәйлиләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар.

“Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, – ди пәйгамбәребез Мөхәммәд (галәйһиссәлам). – Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек”. Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган – саулыгын да биргән, биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) аша ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә. Ислам һәм сәламәтлек – тамырдаш сүзләр.

Ислам сүзе “әсләмә” дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну дигәнне аңлата, сәламәтлек сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт – сәламәтлеге булачак. Аңа: “Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?” – диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек – ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара, ә болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә. Сәламәтлекнең нигезе – дөрес туклану.

Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. “Әграф” сүрәсенең 31 нче аятендә әйтелгән: “Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый”, – ди. Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау – исраф. Динебездә һәрбер исраф – хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) бер хәдисендә: “Өммәтем өчен иң куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге”, – ди.

Ризык аксымга, витаминнарга, минералларга я, киресенчә, токсинга, химикатларга бай булырга мөмкин. Ризык файдалы булсын өчен, ул чиста булырга тиеш. Коръәндә бу күп тапкыр кабатлана. “Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз”, – ди. (“Аш яулыгы” сүрәсе, 88 нче аять).

Революциягә кадәр татар халкының туклануы югары культуралы булган. Бигрәк тә авылларда җанга да, тәнгә дә зыянлы әйберләр ашамаганнар. Революциядән соң хәл үзгәрә. Динне бетерү нәтиҗәсендә хәләл ризык урынына хәрам көчәя. Социализм вакытында татарларның өстәл түренә аракы белән дуңгыз казылыгы менеп утыра. Нәтиҗәдә тәне хәрамнан җыелган сәрхүшләр кавеме барлыкка килә.

Алкоголь куллануның зарары турында күп сөйләп тору мәслихәт түгелдер, чөнки без аны көн дә үзебезнең күзләребез белән күреп торабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы”, – дигән. Хәмернең хәрамлыгы – аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында.

“Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар”, – дигән хәдис бар. Димәк, аракы эчкән кеше – башка кешеләр өчен бәла-каза, куркыныч чыганагы. Исерек хәтта үзенең әти-әнисенә, балаларына карата да җинаять эшләргә мөмкин. Шуңа күрә ризыкның хәләллеген кайгырту ул – киләчәк буынны кайгырту дигән сүз. Сәламәт булсын өчен кеше дөрес тукланырга тиеш, дидек. Ләкин кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Халыкта: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, дигән әйтем бар. Галимнәр: “Физик күнегүләр кешедә стресс халәтен юкка чыгара, артык авырлыктан коткара, йөрәк-кан тамырлары, шикәр авыруларын киметү чарасы булып тора”, – ди. Бүгенге мәктәп балаларының күбесе, хәрәкәт җитмәү аркасында, остеохондроз, артропатия, сколиоз, яссы табанлылык, симерү кебек чирләрдән җәфа чигә. Мәктәптә физкультура дәресләре санын арттырып карыйлар, сәламәтлек сәгатьләре кертәләр, дәрес саен физкультминуткалар үткәрәләр, күптөрле спорт секцияләре эшли – әмма сизелерлек нәтиҗә юк. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре “Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора”, дигән фикергә этәрә.

Бүгенге икътисадый тотрыксызлык, җәмгыятьтәге һәм мәктәптәге реформалар кешене даими психик киеренкелектә, стресс халәтендә яшәтә. Ә стресслар бик күп чирнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Стресс яман шеш күзәнәкләре үсүенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, стресс йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, инсультка китерә. Шуңа күрә пәйгамбәребез (сгв): “Артыгын борчылу – гөнаһ!” – дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу – битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү – аерым бер рухи өлеш кенә. Чамасыз шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле, ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Шуңа күрә һәрчак үзеңнең психикаңны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк. Моңа ирешүдә ислам дине ярдәм итә.

 

Фәрит Вафин, Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучысы

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...