Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең соңгы китабы Коръән булган
Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең соңгы китабы Коръән булган
Муса Җәлил (1906-1944) Советлар Союзы герое, татар шагыйре, хәрби хәбәрче.
Муса Җәлил 1906 нчы елның 2 февралендә, Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әнисе Рәхимә апа мулла гаиләсеннән. Муса балачактан ук Ислам дине тәрбиясендә үсә. Аларның өендә Коръән Кәримнән башка дини китаплар күп булган. Оренбургның Хөсәения мәдрәсәсендә башкалар кебек үк ул да дин гыйлемен ала, иптәшләре сүзе буенча күп кенә сүрәләрне яттан белгән.
Гражданнар сугышы вакытындагы явызлыкларны ишетеп тәэсирләнгән 12 яшьлек Муса, Совет хөкүмәтен һәм коммунизмны бөтен йөрәге белән кабул итә, бу юл гаделлеккә һәм иминлеккә китерәчәгенә ышанган. Әтисе үлгәннән соң алар туган авылларына кайталар һәм монда ул иҗтимагый тормышта актив катнаша башлый.
1922 елның көзендә Муса Җәлил Казанга күчеп килә. Монда ул “Кызыл Татарстан” гәзитендә күчереп язучы булып эшли, Шәрыкъ мөгаллимлек институтының рабфагында укый, татар совет шигъриятенең көчле вәкилләре белән таныша. Буш вакытын иҗатка багышлый, Казанның төрле гәзит-журналларында шигырьләре басылып чыга.
Соңрак Муса Җәлил МГУның әдәбият бүлегендә укый һәм балалар журналында мөхәррир булып эшли. Ул даими рәвештә хезмәтчеләр турында мәкаләләр, шигырьләр яза. Аның шигырьләренең эчтәлегендә көчле ихтыярлылык белән йомшаклык сыйфатлары, ачу һәм нәзәкәтле мәхәббәт бергә кушылган.
1935 елда Җәлилгә П.П. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә татар студиясенең әдәбият бүлеге белән җитәкчелек итү вазыйфасын тапшыралар. Бу студия Казанда беренче опера театрын булдыру өчен милли кадрлар әзерләргә тиеш була. Җәлил “Алтынчәч”, “Балыкчы кыз” исемле операларга либретто яза.
1941 елныд 23 нче июнендә сугышның икенче көнендә Җәлил хәрби комитетка килеп, фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. 13 июльдә инде ул хәрби киемдә була. Сәяси эшчеләр курсын тәмамлап ул Волхов фронтына “Отвага” исемле армия гәзитенә хәбәрче булып килә. Ватан сугушының беренче көннәрендә Җәлил “Дошманга каршы” исеме астында шигырьләр циклы яза. Бу шигырьләр циклына сугышчан җырлар, марш, ватанпәрвәр шигырьләре дә керә. Алар бер шигьри монолог буларак төзелгән.
1942 елның июнендә “Отвага” гәзитенең фронттагы хәбәрчесе булып эшләүче Муса чолганышка эләгә һәм авыр яраланган хәлдә әсирлеккә төшә. Әсирлектә булганда ул дошманның планнарына каршы тору өчен яшерен оешма оештыра. Татар яшеренчеләренең эшләре фронтка җибәрелгән бөтен милли батальоннарның баш күтәрүенә һәм аларның партизаннар ягына чыгуына китерә. Башка батальоннар белән дә шул ук хәл була. Шул сәбәпле фашистлар шәрыкъ фронтында легионны файдалану максатын калдырырга мәҗбүр булалар.
Хыянәтче ярдәме белән гестапо яшерен оешманы ачыклый. Муса Җәлил үзенең иптәшләре белән бергә Моабит төрмәсенә ябыла. Аның (1942-1944 еллар) “Моабит дәфтәре” дип аталган, 110 шигырьдән торган мәшһүр шигьри җыентыгы бу төрмәдә язылган.
Галим улы мулла Госман беренче бөтендөнья сугышында әсирлектән азат ителгәч, Германиягә эләгә һәм 1944 елларда ул анда татар комитетында имам вазыйфасын үти. Ул үлем җәзасына бер сәгать кала, татар әсирләре белән саубуллашырга һәм үзе белән Коръән дә алып килә. Ул хәтиршлшре белән уртаклашып болай сөйли: “Мин кергәч, башларын күтәреп миңа карадылар. Гомернең соңгы минутларын көтү бик авыр иде. Мин калтырый башладым, эсселе-суыклы булдым. Коръәнне беренче булып Алишка суздым, ул кулын Коръәнгә куеп елады. Мин һәркайсы янына килеп Коръәнне суздым һәм һәрберсе кулларын Коръәнгә куеп: “Бәхил, бәхил”, - диделәр. Иң соңыннан Муса янына килеп Коръәнне суздым, ул кулын куеп: “Бәхил булыгыз, бу тәкъдир”, - диде.
1944 елның 25 авгутында Берлинның Плетцензе хәрби төрмәсендә, яшерен оешмада катнашкан өчен 11 татар легионеры үлем җәзасына тартылалар: Гайнан Курмаш, Фуат Сәйфелмөлекев, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әднәшев, Сәлим Бохаров. Алар барысы да яшьләр, якынча 25-27 яшьлекләр булалар һәм барысы да үлем каршына басалар. Араларында иң олысы Мусага 38 яшь була.
Советлар чорында Муса Җәлил комсомол булса да, коммунистлар партиясенә керүенә дә карамастан, үлем сәгатендә ул Аллаһка иман белән китә. Ул саубуллашкан Коръән китабы Муса Җәлилнең Казандагы музеенда иң кыйммәтле экспонат булып тора.